муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Кызлар кичәсе. 10.03.2016

6-9 нчы сыйныф егетләре кызлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
-
"Ягез, әле, кызлар!" 09.03.2016

8 нче март бәйрәме уңаеннан 5-8 сыйныф кызлары өчен "Ягез, әле, кызлар!" бәйгесе оештырылды. Бәйгедә кызлар спорт буенча да, интеллектуаль яктан да көч сынаштылар.
-
Спорт яратучы гаилә. 07.03.2016

Мәктәбебезнең "Спорт яратучы гаилә" исеменә лаек булган - Гыйльметдиновлар гаиләсе.
-
Гаилә бәйрәме. 05.03.2016

4 нче март көнне Арбор мәктәбендә "Күркәм нәсел" конкурсы кысаларында "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә" бәйгесе үткәрелде. Катнашкан 9 гаилә дә бик матур нәтиҗәләр күрсәттеләр, моның өчен аларга зур рәхмәт.
-
Курайчылар. 29.02.2016

Район мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган конкурста мәктәбебезнең курайчылар ансамбле беренче урынга лаек дип табылды.
-
IT-чемпионнар. 29.02.2016

"IT-чемпион" конкурсында приз алучылар.
-
Профориентация. 27.02.2016

Саба авыл хуҗалыгы лицеенда укучы егетләребез Рәзил, Айнур, Ранил 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга килделәр. Егетләр үзләре укыган уку йорты турында бик күп мәгълүмат бирделәр, яшәү, уку шартларының яхшы булуы турында сөйләделәр. Файдалы очрашуны оештырган өчен 9 нчы сыйныфның җитәкчесе Гайфуллин Г.Г. ка бик зур рәхмәт.
-
Замана егетләре-2016. 27.02.2016

Физик тәрбия укытучылары Галимов И.М., Гайфуллин Г.Г. 5-9 сыйныф егетләре арасында "Замана егетләре" бәйгесен үткәрделәр. Егетләр командаларга бүленеп тә, аерым-аерым да ярыштылар. Ярышлар егетләрне спорт ягыннан да, интеллектуаль яктан да бәяләрлек итеп сайлап алынган иде.
-
Татар телендә оста сөйләүчеләр. 26.02.2016

2 нче сыйныф укучылары Әлфис һәм Талия, 4 нче сыйныфтан Зилия Малмыж шәһәрендә үткәрелгән "Татар шагыйрьләре туган тел турында" регионара шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. Әлфис призер булып танылды, укучыларның өчесенә дә бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
-
Рөстәм - җиңүче. 24.02.2016

8 нче сыйныф укучысы Низамов Рөстәм Мамадышта "Сабантуй" газетасы призына уздырылган көрәш бәйгесендә 2 нче урынны яулап алып кайтты.













