муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Беренче җиңүчеләр. 19.09.2016

17 нче сентябрь көнне ООО "Арбор" призына үткәрелгән көрәш бәйгесе быелгы сезонны ачып җибәрде. Бәйгегә 100 дән артык көрәшче килде. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Аскаров Нияз - беренче, 7 нче сыйныфтан Галләмов Алмаз һәм Зиннәтуллин Рәйхан - икенче, өченче призлы урыннарны яуладылар. Афәрин, егетләр! Сезгә алга таба да уңышлар телибез.
-
Бүген бездә көрәш. 17.09.2016

Бүген мәктәп спорт залында ООО "Арбор" призына көрәш бәйгесе үтә. Ярышка көрәшчеләр бик күп - 14 мәктәптән килгәннәр.
-
"Игелек кыл!"
13.09.2016
"Игелек кыл!" акиясе кысаларында сыйныфлар үзләренә беркетелгән әбиләрнең өйләрендә булдылар, эшләрендә булыштылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 09.09.2016

Уку елы башлану уңаеннан башкарыласы эшләрне планлаштыру өчен әти-әниләр җыелышы уздырылды. Әти-әниләрне узган уку елы гомуммәктәп нәтиҗәләре белән Хасанов Х.М., Мифтахова Р.Б., Кәбирова Р.М. таныштырдылар. Быелгы уку елына бурыч-максатлар турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Аухадиев И.Ф. чыгыш ясады. Соңыннан сөйләшү сыйныфларда дәвам итте.
-
ГТО нормалары. 07.09.2016

ГТО нормаларын тапшыруның көзге сессиясе башланды. Бүген 2 нче сыйныфлар 3*10 м га йөгерделәр.
-
Очрашу. 06.09.2016

Полиция хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары белән кич йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү үткәрделәр.
-
Хәерле сәгатьтә! 02.09.2016

Дәресләр башлансын,
Хәерле сәгатьтә!
Тырышып укулар
Керсеннәр гадәткә.
-
Хезмәтегез өчен рәхмәт. 01.09.2016

Узган уку елында нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен Әминә Мөхәммәтовна, Алсу Шәйхулловна, Ралия Габделбәровна Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Бәйрәм белән! 31.08.2016

Барлык укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме белән котлыйбыз, тазалык, бәхет-шатлыклар, тынычлык телибез. Яңа уку елын хәерле сәгатьтә башлап җибәрик.
-
Бәйрәмгә әзерлек. 22.08.2016

1 нче сыйныфка укырга килүчеләр бәйрәмгә әзерләнәләр, матур җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр.













