Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Рәсем шөгыле "Көзнең бер көне"/Рисование "Осенний день" 01.11.2023

-
Әби-бабайлар көне белән/С днем бабушек и дедушек 28.10.2023

Күпчелек кешеләр өчен әбиләр һәм бабайлар - тормышның аерылгысыз өлеше. Хәтерлисезме, никадәр наз, игътибар буләк итәләр алар безгә hәрвакыт. Тәмләп ашаталар, шук-шаяруларга күзләрен йомалар, шуңа да, бәлки, алар белән үткәргән вакыт иң бәхетле булып тоеладыр?!
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле/Рисование в младшей группе 26.10.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала.Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
Баштарак бала үзенең кичерешен гади сызыклар белән белдерә, ә үсә -төшкән саен бала рәсеменең сыйфаты белән кызыксына башлый. Ул рәсемен мөмкин кадәр табигыйрәк ясарга омтыла, ә шөгыльдән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа. -
Ильяс, туган көнең белән!/С днем рождения Ильяс! 25.10.2023

Ильяс, туган көнең белән!

Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә. -
Пешекче апабызны һөнәри бәйрәме белән котладык./Поздравили повара с профессиональным праздником. 20.10.2023

Бүген -20 нче октябрь Халыкара пешекчеләр көне. Хөрмәтле пешекчебез - Раилә апа, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез сезне!Сезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
-
Туган көнең белән, Камилә!/С днем рождения, Камиля! 19.10.2023

Камилә! Туган көнең белән сине! Сәламәт, акыллы, инсафлы, тәртипле кыз булып үсүеңне телибез. Әти-әни кочагында мәхәббәт һәм кайгырту тоеп яшә. Киләчәк тормышың да бары бәхет-шатлыклардан гына торсын!
-
Туган көнең белән, Әмир/С днем рождения, Амир! 16.10.2023

Әмир! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
-
Әтиләргә бүләк/Подарок папам(кечкенәләр төркеме) 15.10.2023

-
Әтиләргә бүләк/Подарок папам(зурлар төркеме) 15.10.2023

Бала тормышында иң мөһим рольне кем уйный? “Әни”, дияр күпләр. Шунда ук “Әти” дип тә өстәр икенчеләр. Юк, әти туп уйнаганда егылып, тез башларын җимереп, елап кергәндә, әни кебек сиңа кушылып елый-елый аны бәйләүче түгел. Әти иртән чәчләрне үреп мәктәпкә озатучы да түгел. Син йокыдан торуга бөтен өйгә тәмле коймак исен чыгарып, чәй әзерләүче дә түгел. Әти — сине дөньяны бөтенләй башка төрле күрергә өйрәтүче. Кечкенә чакта кулларында сикертүче дә, синең белән язгы ерганакта көймә йөздерүче дә, урамда “сугыш чукмары” булган малайларга “җавап бирергә” өйрәтүче дә, урманга ияртеп алып баручы да, соңыннан да син күтәрә алмаган йөкләрне үз иңенә салучы да ул. Чыннан да, әни безне саклаучы ана кош булса, әти — безне очарга өйрәтүче.
2021 елда беренче тапкыр илдә Әтиләр көне билгеләнә башлады. Ике елда бу бәйрәм халык арасында киң билгелелек алды. Быел да
15 октябрьдә Русиядә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Без дә балалар белән әтиләребезгә дип матур бүләкләр ясадык. Аларны яраткан әтиләребезгә тапшырдык.Бала тормышында иң мөһим рольне кем уйный? “Әни”, дияр күпләр. Шунда ук “Әти” дип тә өстәр икенчеләр. Юк, әти туп уйнаганда егылып, тез башларын җимереп, елап кергәндә, әни кебек сиңа кушылып елый-елый аны бәйләүче түгел. Әти иртән чәчләрне үреп мәктәпкә озатучы да түгел. Син йокыдан торуга бөтен өйгә тәмле коймак исен чыгарып, чәй әзерләүче дә түгел. Әти — сине дөньяны бөтенләй башка төрле күрергә өйрәтүче. Кечкенә чакта кулларында сикертүче дә, синең белән язгы ерганакта көймә йөздерүче дә, урамда “сугыш чукмары” булган малайларга “җавап бирергә” өйрәтүче дә, урманга ияртеп алып баручы да, соңыннан да син күтәрә алмаган йөкләрне үз иңенә салучы да ул. Чыннан да, әни безне саклаучы ана кош булса, әти — безне очарга өйрәтүче.
2021 елда беренче тапкыр илдә Әтиләр көне билгеләнә башлады. Ике елда бу бәйрәм халык арасында киң билгелелек алды. Быел да
15 октябрьдә Русиядә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Без дә балалар белән әтиләребезгә дип матур бүләкләр ясадык. Аларны яраткан әтиләребезгә тапшырдык. -
Традицион булмаган алым белән рәсем ясау/Рисование нетрадиционным методом 13.10.2023









