Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
Год Дошкольного образования 31.12.2026

-
1 июнь - Халыкара балалар яклау көне! 01.06.2026

Иркәләгез әле балаларны,
Иркәләгез, назлап сөегез.
Син матурым, син алтыным минем,
Мин яратам сине, - диегез!!
Кыерсытмыйк әле балаларны,
Кителмәсен нечкә күңеле.
Балачак бит - тик бер генә була,
Сизелми дә кала үткәне.
Чәчкә кебек керсез бала чагын
Урыйк әле бәхет иленә.
"Оясында күргән" шул бәхете
Җитсен аңа гомер-гомергә!!
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
#ГДОДайджест -
"Хуш, сөекле бакчабыз!!!" 29.05.2026

Килеп җитте, ул көткән көн,
Хушлашу минутлары.
Бакча тормышлары тәмам,
Көтә мәктәп юллары.
Ничә еллар бергә булдык,
Ә хәзер хушлашабыз.
Тормыш сукмаклары буйлап,
Шулай алга барабыз.
Бүген, 29 нчы май көнне, безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моңсу, шуның өчен, күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Менә алар безнең булачак укучыларыбыз:
Гайнетдинов Әхмәд
Сибәгатова Зәмирә
Фазлыев Данис
Алар укырга да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә өйрәнделәр. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнаштылар. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Балаларга якты юллар теләп калабыз! Тормышлары һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ямьле балачак иленнән аерылу вакыты җитте.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан
#ГДОДайджест








