Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Пластилинография "Цветные зонтики"/ Пластилинография "Төсле зонтиклар"" 18.10.2024

-
Әтиләр көне белән / С днем Отца!!! 17.10.2024

Әтиемнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр hәрбер ир-атта.
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, димен, рәхәттә!Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар — әти куллары.
Әтиемә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!Киңәшләрең hәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшим мин.
Синең белән hәркөн чын йөрәктән,
Горурланам ,әти, яшермим!Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,
Башым иям синең каршыңда! -
Кисеп -ябыштыру эшчәнлеге/ Занятие по аппликации 11.10.2024

-
"Алтын көз"/ "Золотая Осень" 08.10.2024

Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч, бакча
Бигрәк тә матур икән!
Алмалар әй уңганнар,
Кызарышып тулганнар,
Балга манып алганмыни,
Шундый татлы булганнар.
Әй ямьле дә урманда
Кояш карап торганда.
Тиен уйный сикереп,
Гөмбә утыра көлеп.
Очыргычлар ясадык без
Китереп бар шартына
Һәм очырдык зәңгәр күккә
Киек казлар артыннан.
-
Гаилә елына багышлаган "Мин hәм минем гаиләм" тематик альбом/ Тематический альбом "Я и моя семья" посвященный к закрытию Года семьи в РФ 03.10.2024

Гаиләң булу – бәхет бит ул:
Өең тулы туганың бар,
Серләреңне бүлешергә,
Киңәшергә үз кешең бар.Ризыклар да тәмле була,
Пешергәнгә бергәләшеп.
Барлык эшләр уңып тора,
Эшләгәндә күмәкләшеп.Кичләр үтә бик күңелле:
Шау-гөр килеп тора өйләр,
Бәйрәм кебек була һәр көн,
Уйнап тора матур көйләр.Тормыш булгач, булып тора
Гаиләдә дә төрле мәлләр.
Бергә җиңел чишеләләр
Килеп туган кыен хәлләр.Бәхетле гаиләнең сере
Бердәмлектә дип мин уйлыйм.
Шундый гаиләм булганына
Шатланып бер дә туймыйм. -
1 октябрь-Өлкәннәр көне! 1 октября- День пожилого человека 01.10.2024

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Өлкәннәр көне белән -
1 октябрь - Өлкәннәр көне белән!!! 01.10.2024

Яшиләр безнең авылда
Әбиләр һәм бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Күрмәгәннәрдер алар.Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Утын ярыйк су китерик,
Шатлансыннар алар да.Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.Сугышларда катнашканнар
Авырлыкларга түзеп.
Яхшылыкларга өйрәник
Әби-бабайдан күреп. -
Россиядә берләшү көне/ День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики,Запорожской области и Херсонской области с РФ. 30.09.2024

-
Тәрбиячеләр көне белән/ С днем воспитателя! 27.09.2024

-
Туган көнең белән,Данис/ С днем рождения,Данис! 25.09.2024

Котлы булсын туган көнең,
Якты булсын һәр таның,
Куанычлар, бәхет - шатлык белән
Үтсен синең гомерең.
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.








