Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 44 учеников./12 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2013

Мәктәптә моңсу шул ук вакытта күңелле дә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел 11 нче классны 6 укучы тәмамлады.Укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырырга язсын.
Укытучым,менә каршыңдамын-
Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,
Олы тормыш юлларымда миңа
Һәрчак синең акыл булышчы.
Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз
-
Йомгаклау контроль эшләре 17.05.2013

13-18 майларда 4-8 нче, 10 нчы класс укучыларыннан Мәгариф һәм фән министрлыгының инструктив хаты нигезендә контроль эшләр алынды.
-
"Универсиаданы каршылап" 15.05.2013

15 май көнне “Универсиаданы каршылап” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Ир укытучылар белән 10 сыйныф егетләре мини футбол уйнадылар, хатын – кыз укытучылар белән 7-8 сыйныф кызлары волейбол уйнадылар. Билгеле инде, яшьлек җиңде.
-
Җиңү көнен каршылап 10.05.2013

Мәктәбебездә Җиңү көне билгеләп үтелде.Тәрбия сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне турында әңгәмәләр уздырылды. Тыл ветераннары белән очрашулар узды..
-
«Парклар маршы-2013» 07.05.2013

«Парклар маршы-2013» тә мәктәбебез укучылары актив катнашып 7 призлы урыга лаек будылар. Укучыларыбыздан: Нуриева Энҗе- 1 урын, , Камалова Әдилә-2 урын, Шәмсиева Әдилә- 2 урын, Хөсәенова Илүзә-2 урын, Хәйруллин Динар-2 урын, Гайнетдинова Алсу-2 урын, Җәләлиев Ренат -2 урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
МЧС вәкилләре белән очрашу
03.05.2013
30нчы апрель көнне гадәттән- тыш хәлләр буенча тикшерү узды. МЧС вәкиле Сибгатуллин Д.Р тарафыннан оештырылган чарада, укучылар бик күп кирәкле мәгълуматлар алдылар, дөрес карарлар кабул итеп эвакуацияне тиешле нормативка үтәделәр.
-
Барыбыз да өмәгә 29.04.2013

Бүген мәктәп укучылары, хезмәткәләре мәктәп территориясендә өмә ясадылар. Җирне былтыргы яфраклардан арындырып тырмаладылар. Тиздән бу урыннарда ямь-яшел чирәм чыгачак
-
Игелекле эшләр атналыгы
29.04.2013
20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәптә язгы игелекле эшләр атналыгы узды.Яхшылык эшләү өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Атналык файдалы һәм мавыктыргыч узды.
-
Туган тел атналыгы 28.04.2013

21 апрельдән-27 апрель аралыгында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды.
Тукай иҗатына бәйле рәсем күргәзмәсе, башлангыч класслар арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дигән темага викторина, 5-8 класслар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган чара уздырылды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, иҗаты буенча алган белемнәрен күрсәттеләр.
-
Живая классика 24.04.2013

6 нчы класс укучысы Загидуллина Әдилә II нче халыкара "Живая классика" конкурсында катнашып грамота белән бүләкләнде (укытучысы Батршина С.Ф).












