Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 44 учеников./12 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Изгеләр чишмәсендә" 11.06.2013

Районыбызда бик күп истәлекле урыннар бар. Шуларның берсе – “Изгеләр чишмәсе”.Укучылар изге кешеләр яшәгән урында булдылар. Чишмәнең саф суыннан авыз итеп, табигатенең матурлыгына сокланып, изге гамәлләр кылып яшәргә теләк белдерделәр. Бу- изгелеккә бер адым.
-
Ашытка сәяхәт 10.06.2013

И Ашытым, мин бик гашыйкмын,
Бормаланып аккан суыңа.
Ашыт буеның гүзәллеген, матурлыгын күрер, саф сулышын тояр өчен без Ашыт тыюлыгына экскурсиягә бардык. Сукмагыннан барганда бездә урманны саклау , яклау теләге туды.
-
Экология көне 06.06.2013

Һәр көнне “Кояшкай” лагерена ашкынып килүче укучыларыбызны күргәч күңел сөенә. Бүген безнең лагерьда экология көне. “Мин сәламәтлегемне саклыйм” темасына үткәрелгән КВН да балалар бик тә актив булдылар.Төшке аштан соң ”Экологик проблемалар “ темасына фильм карадык. 2013 ел – Татарстанда экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы” на багышлап ахырдан “Кызыл китапта безнең төбәкнең үсемлекләре һәм хайваннары” темасына рәсем конкурсы үткәрдек
-
Лагерьның 4 нче көне 05.06.2013

Лагерьның 4 нче көне дә бик күңелле,җанлы үтеп китте. Бүгенге темабыз “ Алда безнең Универсиада”. Иртәнге аштан соң “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” девизы астында спартакиада үткәрдек. Балалар төрле спорт уен – ярышларында көч сынаштылар. Күмәк хәрәкәтле уеннар уйнап көнебезне тагын да кызыклырак итеп җибәрдек
-
Һәр көн файдалы үтә 04.06.2013

Лагерьның һәр көнен файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Апаларыбыз сәламәтлекне саклау буенча төрле әңгәмәләр үткәрәләр. Бүген алар безгә “Елан чакканда беренче ярдәм” темасына сөйләделәр, саклану чараларын өйрәттеләр. Шуннан соң авылыбызда урнашкан күлгә экскурсиягә бардык. Суда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек. Ә көндезге аштан соң Сибгат Хәким музее җитәкчесе Луиза апа безгә “Һәр күлнең үз тарихы бар” дигән темага бик эчтәлекле итеп сөйләде. Ахырдан 2 отряд арасында рәсем конкурсы үткәрдек.”Кояш нурлары “ отряды күл буйларын иҗади якын килеп сурәтләде
-
Онытылмас очрашу 03.06.2013

Менә лагерьның 2 нче көне дә үтеп китте. Бүгенге көнебезнең темасы “Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син” иде. Иртәнге зарядканы бик күңелле итеп музыка астында башкардык. Иртәнге аштан соң авылдашыбыз , тыл ветераны Турфәндә апа белән очрашуга киттек. Ул безгә авыр сугыш еллары турында сөйләде. Ә без үзебезнең шундый рәхәт тормышта яшәвебезгә сөенеп саубуллаштык
-
Беренче көн 01.06.2013

Күлле Киме урта мәктәбендә ачылган “Кояшкай “ лагерена балалар ашкынып килделәр .Лагерь ачу тантанасы бик күңелле үтте. “Яңгыр тамчылары” һәм “Кояш нурлары” отрядларына бүлендек. Девиз, речевка, җырлар өйрәндек.1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан асфальтта рәсем ясадык
-
"Кояшкай" ял һәм хезмәт лагеры укучыларны кабул итәргә әзерләнә 31.05.2013

-
Мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына әзерлек бара 29.05.2013

-
Бөтенроссия яшьләр чемпионаты җиңүчеләре 27.05.2013

Биология фәне буенча уздырылган Бөтенроссия яшьләр предмет чемппионатында катнашып укучыларыбыз федераль этапта җиңү яуладылар. Укучыларыбыздан: Зайнуллина Э.- федераль этап җиңүчесе. (Беренче дәрәҗәдәге диплом)
Загидуллина Ә.-федераль этап җиңүчесе. (Икенче дәрәҗәдәге диплом)
Гыйниятова И.- региональ этап этап җиңүчесе. Беренче дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.












