Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 44 учеников./12 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
ГИА 17.10.2013

9 нчы класс укучылары математика, рус теле, татар теленнән ГИА биремнәре буенча белемнәрен сынадылар.
-
Башлангычларның зона семинары 16.10.2013

Мәктәптә башлангыч класс укытучыларының зона семинары узды. Ул "Дәресләрдә яңа технологияләр кулланып, укучыларның сөйләм телен үстерү темасы"на багышланды. Укытучыларыбыз 6 дәрес күрсәтте. Семинарда күрсәтелгән дәресләргә килгән кунаклар югары бәя бирделәр.
-
Сингапур укулары 12.10.2013

10-11 нче октбрьдә укытучыларыбыз Сингапур укуларында укыдылар. Укулар күңелле узды, алдагы укыту эшчәнлегендә кулланыр өчен зур тәҗрибә тупладылар.
-
Спартакиада 27.09.2013

26 сентябрь конне укытучылар арасында жэйге Спартакиада уздырылды. Укытучыларыбыздан Сафиуллин А.А., Хамидуллина И.В., Хамидуллин Р.Р. республика турында катнашачаклар. Аларга зур унышлар юлдаш булсын.
-
"Милләтләр кроссы-2013" 23.09.2013

"Милләтләр кроссы-2013" ярышында катнашып укытучылардан Хәмидуллина И.В- беренче урын, Хамидуллин Р.Р. икенче урын яулады.
-
"Чисталык" дәресләре 20.09.2013

Мәктәптә "Чисталык дәресе" табигатҗне саклау экология белем бирү акциясе узды.Шушы уңайдан мәктәптә табигатьне саклау темасына класс сәгатьләре, видеофильмнар күрсәтелде.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

Бүген мәктәптә белем бәйрәме үтте. Мәктәп беренче класска 5 укучыны кабул итеп алды.
Сабыйларны тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздәй көмеш кыңгырау.
-
"Үзешчән сәнгать" көне 15.06.2013

Бүгенге көнне “Үзешчән сәнгать” көне дип әйтсәк, һич тә ялгышмабыз. Читтән килгән берәү карап торса , шундый ук фикердә калыр иде .Дөрестән дә, “Кояшкай” лагерена талантлы балалар гына йөри,ахры. Көндезге сәгать ун.Менә – менә концерт башлана. Вожатый Миләүшә апа концертны башлап җибәргәннән соң, бер – бер артлы талантлар сәхнәгә агылды.Җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барган бу концерт күңелләргә хуш килде. Яшь талантларга иҗади уңышлар, сәламәтлек телисе генә кала.
-
Экскурсия 13.06.2013

Кечкенәдән безне апаларыбыз туган якны яратырга, хезмәт кешеләренә ихтирамлы булырга өйрәтәләр. Җәйге лагерьның бер көнендә без тәрбияче апаларыбыз белән бергә Күлле Киме авылының машина – трактор паркына юл тоттык. Әтиләребез һәм абыйларыбызның эш урыннары, авыл хуҗалыгында хезмәт күрсәтә торган транспортлар белән таныштык. Аларның авыр хезмәтләрен күреп горурландык. Һичшикшез безнең арабыздан да туган җирендә тирен түгеп эшли торган егетләр, кызлар үсәр дигән өметләр белән кайттык
-
Тукайның туган авылына сәяхәт 12.06.2013

11 июнь лагерьда йөрүче сабыйлар күңелендә аеруча истә калырлык вакыйга белән бәйле. Бу көнне лагерьда йөрүче балалар һәм вожатый апалар Тукай йөргән эзләр белән танышырга дип,аның туган ягы Кушлавычка юл тотты. Тизрәк күрәсе килү теләге юлның узганын да сиздермәде. Менә без Кушлавыч музеенда. Биредә искиткеч матур, серле дөнья. Экскурсовод апа ,һәрбер нәрсәгә аерым басым ясап ,бик аңлаешлы итеп сөйләде. Ишек алдында урнашкан, келәт һәм баз белән якыннан таныштырды. Соңыннан Кушлавыч зираты Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф каберен карадык. Музейдан бик зур тәэсирләр белән , истәлекле китаплар алып кайттык.












