Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Лагерьда бишенче көн: "Тарих эзләреннән" 29.12.2016

Бүген лагерь балалары өчен тарихка юл ачылды. Укучылар төрле тарихи кызыклы материаллар белән уен аша таныштылар, үзләрнә күп мәгълүмат тупладылар. Шулай ук, авылыбызның истәлекле тарихи урыннарында булып кайттылар.
-
Лагерьда дүртенче көн: "Әкияттәй балачак" 28.12.2016

Бүген укучылар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр: әкиятләр куйдылар, сөйләделәр, яздылар, геройларына пантомиолар оештырдылар. Бик күңелле булды!
-
Лагерьда өченче көн: "Сәнгать фестивале" 27.12.2016

Бүген лагерыбызда сәнгать көне иде. Отрядлар арасында бию-баттл, рәсемнәр конкурсы, мини-концерт булып узды. Кинозалда ял иткән арада рәхәтләнеп сәнгать төрләрен күрсәтүче фильмнар карадылар. Шулай ук татар халкыбызның иң матур уеннары булган йөзк салыш уенын да бик теләп уйнадылар.
-
Укучыларыбыз глава ёлкасында 27.12.2016

Бүген мәктәбебезнең 8 олимпиадада урын алган укучыларыбыз Район ёлкасына бәйрәмгә бардылар.
-
Лагерьда икенче көн: "Кино, мультфильм һәм музыка көне" 26.12.2016

Бүген лагерьның көн тематикасы "Кино, мультфильм һәм музыка" иде. Балаларыбыз мультфильм геройлары ясап алар турында сөйләделәр, "Кино иленә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар, саф һавада чана шуып кайткач кинозалыбызда рәхәтләнеп мультиклар карадылар.
-
"Балачак" кышкы мәктәп яны лагере үз эшен башлады! 25.12.2016

Ял көне булуга карамастан, мәктәп бүген балалар тавышы белән тулган иде. Сәбәбе - "Балачак" кышкы мәктәп яны лагеры ачылу. Бүгенге төп тема: "Исәнме, лагерь!"
-
Башлангычларыбызның Яңа ел бәйрәме гөрләп узды! 24.12.2016

Бүген мәктәбебездә Яңа елның дәвамы - башлангыч укучыларыбызның бәйрәме гөрләде. Матур-матур биюләр, җырлар, уеннар бик ямьле һәм күңелле атмосфера тудырды.
-
Урта һәм өлкән звенода Яңа ел бәйрәме 23.12.2016

Бүген мәктәбебездә урта һәм өлкән звено укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән бик матур Яңа ел бәйрәме булып узды. Биюләр-җырлар, нәфис сүз осталыгы, скрипкада уйнау, уеннар һәм матур теләкләр белән үрелеп барды әлеге бәйрәм.
-
"Очрашу биеклеге" китабы авторы, якташыбыз Мәхмүт Закир улы белән очрашу 22.12.2016

Бүген мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштереп, хезмэт юлын төрле илләрдә дәвам итүче, хәзрге вакытта Алма-Ата шәһәрендә яшәп үзенең тормышы турында "Очыш биеклеге" дип исемләнгән китап язучы якташыбыз Шакиров Мәхмүт Закир улы - очрашуыбызның төп кунагы булды. Очрашуда шулай ук аның кызы - филология һәм социология фәннәре бунча кандидат - Светлана, китапның төп редакторы - Ләйсән Гайтовна һәм аның тормыш иптәше, журналист Ситдиков Әнвәр Әзхәр улы, авылыбыз язучылары Шакиров Илсур абый һәм Закиров Рәүфҗан абый, Мәңгәр җитештерүчән авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айдар Габделбәр улы да катнашты. Бик эчтәлекле очрашудан һәрбер укучы һәм килгән кунакларыбыз зур тәэсир белән таралышты.
-
4 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес 15.12.2016
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлиева Р. Г. 4нче сыйныф укучылары белән "Боерык фигыль" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестә эффектив эш формалары урынлы кулланылды.












