Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Тәнәфестә - чемпионат! 13.04.2017

Тәнәфесләр кызыклы һәм иң мөһиме файдалы уздыру максатыннан 11 апрельдән мәктәбебездә өстәл теннисы буенча чемпионат старт алды. Әлегә егетләребез көч сынаша, киләчәктә чират - кызларыбызда. Теннис өстәле яны кайный: уйнаучылар, җанатарлар - бар да монда!
-
12 апрель - космонавтика көне! 12.04.2017

12 апрель - Космонавтика көне. 12 апрель 1961 елны Юрий Гагарин космоска оча һәм җир шарыбызны читтән күрү бәхетенә ирешә. XX гасырда иң популяр булган кеше - Юрий Гагарин, иң популяр профссия - космонавтка әверелә.Бүген мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре нәкъ менә шул темага багышланды.
-
9 сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен җыелыш 12.04.2017

Мәктәбебездә 9 сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен булачак имтиханнар буенча җыелыш булып узды. Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сәләхетдинова Халисә Хәйдәр кызы имтиханның кайчан һәм ничек узуы турында сөйләде һәм укучыларның имтихан фәннәре буенча әзерлекләрен дә ассызыклап үтте. Шулай ук җыелышта Әтнә хуҗалык техникумының директор урынбасары Гарипова Резида Мәсхүт кызы да катнашты. Ул җыелышта катнашучыларга техникум турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе 08.04.2017

"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә XI Cпартакиада кысаларында көрәш буенча ярыш булып узды. Көрәшкә мәктәбебездән Сәләхетдинов Рәсим (9 кл), Филатов Айзат (6 кл), Зиганшин Ранил (3 кл) һәм Сәләхетдинов Раяз (2 кл) катнашты. Үз авырлыгында Сәләхетдинов Рәсим 1 урынны яулады. Укучыларыбызга киләчәктә уңышлар теләп калабыз!
-
Технология фәненнән ачык дәрес 07.04.2017

Бүген Нуриева Н.Г. 5 сыйныфлар белән технология фәненнән "Бутербродлар" темасына ачык дәрес уздырды. Укучылар бутербродларның классификацияләре, килеп чыгышы турында легендалар белән генә танышып калмадылар, үзләре дә төрле-төрле бутербродлар ясап карадылар.
-
"Яшь математик"лар бәйгесе 06.04.2017

Бүген физика һәм математика атналыгы кысаларында Хөснетдинов Р.Г. 5-6 сыйныфлар арасында "Яшь математик" бәйгесе оештырды. Укучылар математика буенча үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.
-
Физикадан интеллектуаль бәйге 05.04.2017

Бүген физика һәм математика атналыгы кысаларында 7-8 сыйныфлар катнашында физикадан "Интеллектуаль бәйге" булып узды. Бәйгедә укучылар төрле физик законнарны, формулаларны искә алдылар, экспериметлар эшләп карадылар.
-
Математика һәм физика атналыгы старт алды! 04.04.2017

4нче апрель көнне Математика, физика атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен Камалетдинова А.Г. математика буенча интеллектуаль уен уздырды. Уенда һәр ике команда бик күп кызыклы мисаллар, мәсьәләләр чиштеләр. Катнашкан һәр укучы математика дәресе өчен кирәкле әсбап белән бүләкләнде.
-
Физикадан ачык дәрес 04.04.2017

4нче апрель көнне Математика, физика атналыгы кысаларында Хөснетдинов Р.Г. 8нче сыйныф укучылары белән физикадан "Магнит кыры" темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестә укучылар үзләре дә бик күп кызыклы тәҗрибәләр уздырып, магнит кыры турында белемнәрен баеттылар.
-
"Һөнәрләр дөньясында" блиц-турниры 04.04.2017

Олы Әтнә мәктәбендә 8 сыйныф укучылары белән кунакта булдык һәм "Һөнәрләр дөньясында" дип аталучы блиц-турнирда катнашып кайттык. Чара бик күңелле узды, дипломнар белән дә бүләкләндек. Кунакчыл Әтнә мәктәбенә зур рәхмәт!












