Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422756, РТ, Атнинский район, с. Большой Менгер, ул. Ленина, д. 69 |
| Телефон: | +7(843)-693-46-28 |
| E-Mail: | Sbm.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеменгерская ООШ" |
| Руководитель: | Зарипова-Иманкулова Гульчира Рустемовна |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 78 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеменгерская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Акция "Что такое ГТО?" 29.03.2017

#ЧтоТакоеГТО? Сегодня у нас в школе прошла акция под данным хэштегом. Присоединяйся к нам, ответь на вопрос, что именно для тебя значит ГТО?
-
"JuniorSkills" чемпионаты 28.03.2017

Бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 8 сыйныф кызлары һәм егетләре арасында "WorldSkills" чемпионаты булып узды. Безнең мәктәптән чемпионатка Мусин Марсель һәм Шәрәфиева Эллина катнашты. Марсель электротехника буенча ярышта 1 урын, ә слесарьлек эше буенча 3 урынны яулап мәктәпләр арасында гомуми 1 урынга лаек булды. Укучыларны һәм аларны әзерләгән технология укытучысы Нурания Габделбаровнаны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әтнә балалар видеофестивале 27.03.2017

Бүген Бәрәзә мәктәбе базасында "Әтнә балалар фестивале" булып узды. Фестивальнең төп кунагы - Айтуганова Миләүшә Ләбибовна булды. Ул Әтнә районында уздырылучы бу фестивальне бик ошатты һәм аны Республика күләмендә уздыру дигән фикер белдерде. Әлеге фестивальга бу елны Саба районыннан да эшләр кабул ителгән иде. Безнең мәктәптән фестивальга 3 видео катнашты: "Сак йөрегез зур юлларда" (видеоклип), "Авылыбыз аксакалы" (Илсур абый турында документаль фильм), "Мәктәп җыртыклары" (Ералаш). "Авылыбыз аксакалы" - 2 урынны яулады, "Мәктәп җыртыклары" - дипломант булды.
-
"Без бергә" конкурсының район туры 21.03.2017

Бүген "Ашыт" ял һәм спорт үзәгендә "Без бергә" дип исемләнгән Республикакүләм конкурсның район этабы узды. Безнең укучыларыбыз бу бәйгегә актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар:
"Вокал" номинациясендә 3 сыйныф укучысы Якупова Динә - 2 урын, "Җыр ансамбле" номинациясендә 6 сыйныф укучылары ("Нур" ансамбле) - 2 урын, "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә 2 сыйныф укучысы Сәләхетдинов Раяз - 2 урын һәм 6 сыйныф укучысы Филатов Айзат сертификат белән бүләкләнделәр! Укучыларыбызга һәм аларны әзерләгән укытучыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар! -
9 сыйныфларда ачык тәрбия сәгате 17.03.2017

Бүген Нурания Габделбаровна 9 сыйныф укучылары белән ачык тәрбия сәгате күрсәтте. Тәрбия сәгатенең темасы бик актуаль: "Экзаменнарга әзерләнгән вакытта ничек итеп стресска бирешмәскә". Тәрбия сәгате барышында укучылар стрессның кайдан килеп чыгуы, аны ничек итеп җиңеп булуы турында сөйләштеләр, мәсьәлләр анализладылар, стресска каршы торучанлык буенча тренинглар үттеләр. Тәрбия сәгатен карарга кергән укытучылар да укучылар белән беррәттән тренинглар узып үзләренә күп яңалыклар тупладылар.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу 16.03.2017

Бүген мәктәбебезгә укучылар белән очрашуга полиция хезмәткәре - Рамил Радик улы улы килде. Очрашуның темасы "Юлда йөрү кагыйдәләре". Укучылар һәм укытучыларгның кызыксындырган сорауларга җавап алырга да мөмкинчелекләре булды.
-
"Живая классика" 14.03.2017

Сегодня состоялся муниципальный этап республиканского конкурса "Живая классика". От нашей школы на конкурсе участвовал Филатов Айзат с юмористическим произведением В. Постникова "Жених из 3 Б". Мы поздравляем Айзата и желаем ему творческих успехов.
-
Илдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы 11.03.2017

Бүген спартакиада кысаларында мәктәбебездә Әфганчы Илдар Сафиуллин истәлегенә багышланган чаңгы ярышы узды. Беренчелек Авыл хуҗалыгы техникумында.
-
Технология атналыгы кысаларында "Поле чудес" уены 11.03.2017

Технология атналыгы кысаларында Нурания Габделбәровна мәктәбебездә 6 - 8 сыйныфлар арасында "Поле чудес" уены уздырды.
-
ПДН инспекторы белән очрашу 10.03.2017

0 март көнне мәктәбебезгә ПДН инспекторы Хадиев Дамир очрашуга килде. Очрашуның темасы: "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү"












