МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Бәйрәм тантанасы 01.09.2016

Бүген 300 еллык тарихы булган Ташкичү халкы өчен сөенечле вакыйга!Ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәктәп яңадан үзенең ишеклрен ача. 1986 нчы елда сафка баскан мәктәп бинасы 30 елдан соң төзекләндерелде.
Авыл халкы, мәктәп коллективы чиксез рәхмәтен президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Vиннехановка, мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фаттаховка, Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриевка, КСМ ширкәте җитәкчесе Рафаэль Әдһәмович Муллагаиевка, барлык эшчеләргә җиткерә бүген.
Безнең шатлыкны уртаклашырга Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев килде. Ул укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәптә узган ремонт эшләре белән танышты һәм канәгать калды.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2016

Ташкичү төп мәктәбендә Белем бәйрәме төзекләндерелгән бинада узды. Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габдельфартович Нуриев катнашты. Ул укучыларны Белем бәйрәме белән котлады, 1 нче класска укырга керүчеләр белән танышты, аларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә "Мәрҗани" агрофирмасы генеральный директоры М.К,Миначетдинов, Арча районы башкарма комитеты МУ "Управление образования" җитәкчесе З.М.Давлетбаев, Ташкичү җирле үзидарәсе башлыгы Ф.Х.Файзуллин катнаштылар, укучыларны бәйрәм белән котладылар, укуда, хезмәттә уңышлар теләделәр.
-
Ярминкәләр гөрләп узды
28.08.2016
27 август көнне Республика бәйрәменә багышлап, мәктәпләрнең ярминкәсе һәм чәчәкләр бәйрәме гөрләп узды. Безнең мәктәп коллективы да бу бәйрәмдә катнашты. Мәктәп бакчасында үскән суган, кишер, сарымсак, кыярларны Арча халкы бик теләп алды. Шушы яшелчә-җимешләрдән җитештерелгән кайнатма, тозланган яшелчәләр дә бик күп сатылды.
-
Директорлар киңәште 24.08.2016

23 август көнне укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп директорлары Иске Ашыт һәм Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә булдылар. Алар башта бу мәктәпләрдә узган ремонт торышы белән таныштылар. Киңәшмәнең икенче өлеше 2015-2016 уку елына йомгак ясау, яңа уку елына бурычларны барлау булды. Директорлар каршында МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" директоры И.И.Гибадуллин, Арча муниципаль районы башкарма комитеты МУ"Управление образования" начальнигы З.М.Давлетбаев, профсоюз рәисе В.Вагизов чыгыш ясадылар Директорлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Киңәшмә эшлекле төстә узды.
-
Симетбаш башлангыч мәктәбендә тантана 17.08.2016

Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре башланды. Киңәшмә филиал мөдирләре семинары белән ачылды. Семинар Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалында узды. Киңәшмә гади авыл укытучысын олылау, мәктәпләргә булган уңай карашны күрсәтү максатларында оештырылды. Киңәшмә эшендә Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфартович Нуриев, “Таттелеком”ААҖ генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шафигуллин катнаштылар. Алар укытучыларны яңа уку елы белән котладылар, уңышка ирешү өчен мәктәпләргә мөмкинлекләр ачылу, районда мәгарифкә булган уңай карашларны ассызыкладылар. Хөрмәтле кунаклар 1946 нчы елдан 1984 нче елга кадәр Симетбаш башлангыч мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия биргән, 11 укучысы Татарстан Республикасы күләмендә атказанган дигән мактаулы исем алуга ирешкән Шакирова Кәүсәрия апа истәлегенә мактау тактасы ачтылар. Лотфулла Шафигуллин “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе кысаларында, укучыларга бүләкләр тапшырды.
Семинарның икенче өлешендә филиал мөдирләре 2016-2017 уку елында алда торган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Кышка әзерлек бара 04.08.2016

Мәктәп бакчасында мул уңыш өлгерде. Кыяр, помидор, суган... Түтәлләрдә кәбестә, чөгендер җитешә. Кыяр, помидорларны кышка тозлау, алмаларны киптерү эше бара.
-
Җәйге хезмәт дәвам итә 25.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участоында эш кайный. Помидорлар кызара, кишерләр зурая, гөлләр гөрләп чәчәк ата. Җәй кызу килүгә карамастан, укытучылар, укучылар хезмәте бушка китмәс - мул уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез.
-
"Алтын каләм"дә булды 16.07.2016

Касимова Илүзә республика күләмендә узган "Алтын каләм-2016"фестивалендә катншты һәм Диплом иясе булды.
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли 12.07.2016

Җәйге каникул чорында балалар җәйге практикада актив эшләүләрен дәвам итәләр. Тирә-юнебезнең матурлыгы өчен барыбыз да кулдан килгәнчә тырышабыз.
-
Тәҗрибә участогында эш 28.06.2016

Мәктәпнең тәҗрибә участогында эш гөрли.Көннәр кызу торганга, үсемлекләргә су, тукландыру кирәк. Җәе булгач, чүбе дә булмый тормый. Балалар укытучы М.М.Камалиева җитәкчелегендә тырышып эшлиләр.Мәүҗидә апалары укучыларны яшелчәләр, чәчәкләр үстерү, дөрес тәрбияләү серләренә төшендерә. Чөнки ул үз хуҗалыгында ни генә үстерми һәм ел саен мул уңыш ала.












