МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне
06.11.2016
-
Имтиханнарга әзерлек. 02.11.2016

9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бүген алар өчен математика, татар теле фәннәреннән конкультация оештырылды. график нигезендә консультацияләр каникул буенча барачак.
-
Йөзү буенча ярышларда
01.11.2016
Көзге каникул чорында районда укучылар өчен күп төрле спорт чаралары оештырыла. Бүген йөзү бенча район беренчелеге узды. Мәктәпнең 8 класс укучысы Наил Зәйнуллин,бу ярышның 3 тапкыр призеры булды.
-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2016

бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге темалар куелды: 1.Беренче чирек нәтиҗәләренә анализ. 2. Авыл китапханәсенә йөрү торышы. 3.Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре.
Ата-аналар алдында М.З.Гарифжанов, авыл библиотекасы мөдире В.Ф.Мустафина, информатика укытучысы Ф.Г.Фаттеров чыгыш ясадылар. Җыелышның икенче өлеше классларда узды.
-
Китапханәдә фольклор көне 31.10.2016

Бүген каникулның беренче көне. Башлангыч, 5 нче класс укучылары өчен авыл китапханәсендә "Татар фольклоры" дип аталган чара узды. Чараны китапханә мөдире В.Мустафина оештырды һәм үткәрде.
-
"Уңыш бәйрәме" уздырдык 28.10.2016

Бүген мәктәп эче дәресләрдән соң гөрләп торды. "Уңыш бәйрәме" көзге ярминкә белән үрелеп барды. Ниләр генә юк иде: көзге яфраклардан ясалган роза чәчәгеннән гөбәдиягә кадәр сатуда бар иде. Әти-әниләр дә бик булышкан. Пешкән тәм-томнар, банкалы әйберләр - җаның ни тели, шул бар. Мунча мунчалалары гына да бик күп иде. 6 класс укчылары һәр укучыга 233 сумлык әйбер сатса, 2-3 класс укучылары ассортиментның киң булуы белән алдырды, ярдәмгә әниләрне, әбиләрне чакырып отты. 5 класс укучылары җырлы-биюле уеннарда актив катнашты. Авыл халкы да ярминкәгә күп килде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Сәламәтлек сагында 27.10.2016

Мәктәптә укучыларның сәламәтлеген кайгырту буенча күп эш башкарыла. Бүген медицина хезмәткәрләре укучыларның күрү сәләтләрен ачыкладылар, авырлыкларын, җәйге чорда күпмегә үскән булуларын ачыкладылар. Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүматлар бирделәр.
-
Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре 26.10.2016

Бүген класс сәгатьләрендә Интернет челтәрендә эшләү кагыйдәләре өйрәнелде. Укучыларга төрле сайтларда эшләү,үзең турында информация таратмау, телефон номерлары бирмәү турында сөйләшенде. Укучылар Интернетта үзләре белгән төрле мошенниклык вакыйгаларын искә төшерделәр.
-
Театрда кунакта 21.10.2016

Ташкичү төп мәктәбе коллективы 20октябрь көнне Г.Камал исемендәге театрга барды. Театрда аларны музыкантлар каршы алды. Акрын гна көй агыла. Күңелләр күтәрелә. Спектакль башланганчы ук тамашачының күңелен күтәрү өчен эшләнгән бу. Укытучылар белән бергә бу экскурсиядә өлкән класс укучылары, СМС-дети акциясендә катнашучы укучылар да бар иде.
-
Cуның тормышта роле 20.10.2016

Бүген биология укытучысы Ә.Ә.Вафина "Яр буе зонасы суларын саклау" елы кысалары астында "Суның тормышта роле" дигән класс сәгате үткәрде. Ул укучыларга су турында кирәкле мәгълүматлар бирде.












