МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
-
“Хуш киләсен, Яңа ел” 29.12.2025

29 нчы декабрь көнне мәктәптә 1-4 класс укучыларының Яңа ел бәйрәме уздырылды. Балалар өчен Яңа ел - әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Яңа ел бәйрәме белән әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар кызы һәм Убырлы котладылар. Мәктәп директоры Сабирзянова Гөлия Радик кызы уку алдынгыларына, фән олимпиадаларының район этабы җиңучеләренә, конкурсларда җиңү яулаган укучыларга, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 25.12.2025

25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Гәптрәүф улы районның уку алдынгыларын, сәләтле балаларын бәйрәм белән котлады. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Нигматзянова Алисә әлеге бәйрәмдә катнашты.
-
Республикакүләм чыршы бәйрәмендә 24.12.2025

Бүген Казан шәһәрендә Республикакүләм чыршы бәйрәме «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балаларын Яңа ел белән котлады. Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең иң сәләтле укучыларның берсе булган 8 нче класс укучысы Багавиева Зәринә дә катнашты. Алга таба да зур уңышлар телибез сиңа, Зәринә!












