МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Тукай- безнең күңелләрдә 28.04.2017

Ташкичү авылы Культура йортында "Тукай - безнең күңелләрдә" дип аталган кичә булып узды. Кичәгә ветеран-педагоглар, авыл ветераннары килде. Башта ветеран-педагог Р.И.Насибуллинага"Педагог на все времена" конкурсында катнашканы, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүе өчен ""Мәгариф идарәсе" мактау хаты тапшырылды. Шуннан соң Г.Тукай, аның тормыш юлы, моңарчы халыкка билгеле булмаган эшчәнлеге турында сөйләшү оештырылды. Сөйләшүне Р.И.Насибуллина, В.Ф.Мустафиналар оештырды. Кичәдә Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Тукай рухына дога укылды. Кичә бәйрәм өстәле артында чәй эчү белән тәмамланды. Ветераннар рухи көч алып, яңадан очрашырга сүз куешып таралыштылар.
-
Язучылар белән очраштык 27.04.2017

Бүген Тукай-Кырлай авылында шигырь бәйрәме узды. Кунакка Казаннан, Башкортстаннан мәртәбәле кунаклар кайткан иде. Алар арасында Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Хәнәфи Бәдигый, Наиль Касыймов, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗановалар бар иде.2017 нче ел Тукай бүләге лауреатлары да Арча , Тукай җирлегенә аяк бастылар. Тукайга, ул торган җиргә дан җырланды, Тукайның шигырьләре укылды, җырлары тыңланды. Олуг шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар.
-
Тукай көне 26.04.2017

Бүген иртәдән мәктәптә татар рухы хөкем сөрде. Г.Тукайның тууына 131 ел уңаеннан мәктәптә "Бердәм көн"үткәрелде. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр милли киемнәр киделәр. Ирдәдән мәктәп ишегеннән укучыларны милли киемнәр кигән кызлар, егетләр каршы алды. музыкаастында биюләр оештырылды. 7 сәгать 30 минутта укучылар һәм укучылар Г.Тукайның тууына 131 елга багышланган тантанага җыелды. Тукайның үлмәс шигырьләре, җырлары яңгырады.
-
Милли моңнар 26.04.2017

Көннең икенче яртысында укучыларга һәм укытучыларга "Милли моңнар" дип аталган конерт программасы тәкдим ителде. Татар гармунында, курайда, баянда милли көйләр яңгырады, балалар музыка тыңладылар, биеделәр, баянга кушылып җырладылар. Бу конертны аларга Казан шәһәреннән килгән кунак - Солтан Шигапов оештырды.
-
Милли уеннар 26.04.2017

Дәресләрдән соң башлангыч класслар өен милли уеннар оештырылды. Укучылар сигезле бию, парлы бию өйрәнделәр. "Йөзек салыш", "Ватык телефон" , төрле биюле уеннар кебек уеннар укучыларга бик ошады.
-
Иң матур милли кием 26.04.2017

Көннең ахырында "Иң матур милли кием" бәйгесенә йомгак ясалды.Укытучылардан Ахмадуллина Алсу, Фазуллина Гашия, Вафина Әлфия, Хабибуллина Флераларның киемнәре иң матур дип табылды. Укучылар арасында беренчелекне Шагимарданов Раян, Саттаров Салават, Гараев Исхак, Ибатуллина Гөлия, Ибатуллина Дилә, Сабирова Ләйләләр бүлеште.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре бара 25.04.2017

Бүген 4 һәм 5 класс укучылары математика һәм тарих фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар.
-
Язгы өмәләр башланды 24.04.2017

Быел яз соңга калып килә. Урамнарда эле кар, пычрак. Шулай да язгы өмә эшләре башланды. "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, 24 апрел көнне тирә-юньне чистарту эшләре алып бардык. 6 класс укучылары авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистаттылар.
-
Иң күп китап укучы бәйгесе 23.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, мәктәптә иң күп китап укучы конкурсы булды. Иң күп китапны 5 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә укыган. Ул авыл һәм мәктәп китапханәсеннән барлыгы 55 китап алып укыган. Фирдинә уку алдынгысы, рәсемнәр ясарга ярата, шигырне сәнгатле уку буенча мәктәптә гел алдынгы урыннарны яулый.
-
Спорт ярышлары 21.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлеклек атналыгы" кысаларында мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше дәвам итә. Башлангыч, 5-6 класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" ярышы оештырылса, 7-9 класс укучылары, 3 командага бүленеп, волейбол ярышлары оештырды. Бу ярышта И.Ахмадуллин командасы җиңеп чыкты.












