МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Ял һәм хезмәт лагеренда 02.06.2017

Ял һәм хезмәт лагере үз эшен дәвам итте. Балаларны кабул иткәннән соң, аларга көн тәртибе аңлатылды, "Дөрес туклану" темасына әңгәмә үткәрелде. Көннең икенче яртысында ял итүчеләр мәктәп яны участогында эшне дәвам иттеләр: теплицага кыяр утыртылды, чәчәкләргә су сибелде. Китапханәгә экскурсия оештырылды. Обедтан соң флеш-моб өйрәнелде.
-
Мәктәп яны лагере ачылды 01.06.2017

Бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә мәктәп яны лагере ачылды. Лагерьда Ташкичү һәм Мәмсә авылларыннан 16 бала ял итәчәк. Көн яңгырлы булуга карамастан, сәгать иртәнге 8.00 дә мәктәп яны шау-шуга, музыка тавышларына күмелде. Лагерьда ял итүчеләр тантаналы рәвештә, лагерьны ачуда катнаштылар. Лагерь 21 көн буе эшләячәк. Бүгенге көн "Балаларны яклау көне" кысаларында узачак. Алар өчен күңеллеуеннар, әкияти тамаша әзерләнде. тамашаны әзерләүдә авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
-
01.06.2017

Бүген мәктәбебездә “Акчарлак” исемендәге хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Балаларны лагерьга кабул иткәннән соң, аларга көн тәртибе һәм көндәлек режим аңлатылды, инструктаж үздырылды. Отряд почмагының газетасы чыгарылды. Шулай ук балалар мәктәп яны участогында чәчәклеккә үсентеләр күчерделәр.
-
Лагерьның беренче көне 01.06.2017

Лагерьның беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Көндезге обедтан соң, ял итүчеләр Мәдәният йорты янына китте. Аларны анда "Спорт сәгате", кызыклы уеннар, флеш-моб көтә иде. Китапханә һәм Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кызыклы уеннар, биюләр әзерләгәннәр иде. Укучылар ярышларда катнашып, бүләкләргә ия булып кайттылар. Бәйрәм һәркемгә ошады.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2017

Бүген мәктәптә 1 нче класс укучыларын 2 нче класса, 9 класс укучыларын дәүләт имтиханнарына дәшеп, соңгы кыңгырау чыңлады. Укучыларны котларга әти-әниләр, ветеран укытучылар, укучыларның туганнары, авылдашлар килде. Кунаклар укучыларга тырышып укырга, лаеклы алмаш булуларын теләделәр. Чыгарылыш класс укучылары укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, киләчәктә мәктәп данын сакларга вәгъдә иттеләр.
-
Фаяз Ибраһимов истәлегенә кичә
21.05.2017
Ташкичү Мәдәнят йортында 20 нче май көнне зур тантана булды. Тантана Ташкичү авылында туып үскән, белем алган, "Бәкер" шифаханәсенең баш врачы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовны искә алуга багышланган иде. Кичәгә Фаяз абыйның тормыш иптәше, балалары, хезмәттәшләре кайтты. Фаяз абыйның яшьлек дуслары, классташлары чыгыш ясады. Бәйрәмдә җырчылар Рөстәм Закиров,Ләйсән Мусиналар, Арча сандугачы Р.галимзяновлар катнашты.
Кичәне оештыруда Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр советы рәисе Р.И.Насибуллина, мәктәп китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллиналар башлап йөрде. Кичә бик күңелле булды.
-
Варислар сафы артты 20.05.2017

Бүген Варислар берлеге тагын 13 укучыга артты. Мәктәптә тантанылы рәвештә 13 укучыны Варислар сафына кабул иттек.
-
Психологлар бездә кунакта 19.05.2017

18 май көнне укучыларның психологик халәтләрен өйрәнү, аларга ярдәм оештыру йөзеннән, мәктәпкә соиал яклау идарәсе психологлары килде. Алар укучылар белән әңгәмә оештырдылар, тестлар уздырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Акыл-баттл ярышы
19.05.2017
18 май көнне Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музеенда укучыларның "Акыл-баттл" уенының чираттагы утырышы булды. Бу уен Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланды. Киеренке көрәштә безнең мәктәп командасы 1 нче урынны яулады. Команда составында мәктәп данын 5 класс укучылары Касимова Алсу, Галимзянова Азалия, 7 класс укучысы Ханафиев Айрат һәм 8 класс укучысы Галиев Рәсүл яклады. Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Асфальтта рәсем 18.05.2017

16 май көнне Арча шәһәрендә асфальтта рәсем ясау буенча конкурс узды. 5 класс укучысы Хакимзянова Рәшидә бу конкурста "Юл кагыйдәләрен белү" номинациясендә 3 нче урын яулады. 8 класс укучысы Гимадетдинова Рәзилә "Экология елы" номинациясендә, Диплом иясе булды.












