МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
“Хуш киләсен, Яңа ел” 29.12.2025

29 нчы декабрь көнне мәктәптә 1-4 класс укучыларының Яңа ел бәйрәме уздырылды. Балалар өчен Яңа ел - әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы килүен һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтәләр. Яңа ел бәйрәме белән әкият геройлары, Кыш Бабай, Кар кызы һәм Убырлы котладылар. Мәктәп директоры Сабирзянова Гөлия Радик кызы уку алдынгыларына, фән олимпиадаларының район этабы җиңучеләренә, конкурсларда җиңү яулаган укучыларга, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 25.12.2025

25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Гәптрәүф улы районның уку алдынгыларын, сәләтле балаларын бәйрәм белән котлады. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Нигматзянова Алисә әлеге бәйрәмдә катнашты.
-
Республикакүләм чыршы бәйрәмендә 24.12.2025

Бүген Казан шәһәрендә Республикакүләм чыршы бәйрәме «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балаларын Яңа ел белән котлады. Әлеге бәйрәмдә мәктәбебезнең иң сәләтле укучыларның берсе булган 8 нче класс укучысы Багавиева Зәринә дә катнашты. Алга таба да зур уңышлар телибез сиңа, Зәринә!
-
«Мост дружбы» построен! 22.12.2025

22 декабря активисты нашего первичного отделения побывали в гостях у Первых МБОУ «Новокинерская СОШ». Ребята подвели итоги года, рассказали какие направления деятельности им более интересны, поделились планами на будущее. Далее, приняли участие в мастер-классе по созданию новогодних открыток. Этот мост символизирует сотрудничество и совместные проекты, которые объединяют всех участников Движения. Мы благодарим всех ребят и наставников за сегодняшнюю теплую и очень продуктивную работу!
Будем рады встретиться снова!
-
Все решают знания 20.12.2025

На основании приказа МО и НРТ от 3 декабря 2025 года №под-1964/25 "Об организации и проведении региональных акций в 2025-2026 учебном году в рамках подготовки к государственной итоговой аттестации" ВО ВСЕХ общеобразовательных учреждениях района 20 декабря для выпускников 9 классов пройдет республиканская акция "Все решают только знания" по предмету математика.
-
Яңа елны көткәндә! 18.12.2025

Яңа ел могҗизаларын укучылар үз куллары белән булдыралар! Бу көннәрдә укучылар Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Һәр класс тырышып сыйныф бүлмәләрен бизи, газета чыгара, поделка ясый, концерт номерлары өйрәнә һәм төрле костюмнар әзерли. Бу эшләрне башкаруда әти-әниләрнен дә хезмәте бик зур.
-
Урок о важном: Выкса – номинант на звание «Город молодежи» 17.12.2025

-
Егетләребез өчен - татлы чәк-чәк 15.12.2025

Мәктәбебез коллективы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен баллы күчтәнәч - чәк- чәк әзерләделәр. Егетләребезнең туган якка исән - сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Аларның батырлыгы, тырышлыгы безнең өчен һәрвакыт үрнәк.
-
Көчле звено 13.12.2025

Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан башлангыч класс укучылары арасында “Көчле звено” интелектуаль уены үткәрелде. Укучылар “Мәктәптә алган белемнәр”, “ Музыкаль бүлек”, “Танылган шәхесләр”, “Мультфильм һәм әкиятләр”, “ Ребуслар” туры буенча көч сынаштылар.
-
Котлыйбыз! 13.12.2025

Сәнгать укытучысы Касыймова Гөлзилә Җәүдәт кызы "Ел укытучысы-2025" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, "Сүз остасы" номинациясендә җиңү яулады.












