муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 359 ( 360 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 18.04.2014

Ата-аналар җыелышында 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Төп Дәүләт имтиханнарына әзерлекнең барышы, сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. таныштырды. Ата-аналар алдында мәктәп директоры Ф.М.Хәбибуллин һәм фән укытучылары да чыгыш ясады.
-
IV Бөтенроссия фән олимпиадасы 14.04.2014

IV Бөтенроссия фән олимпиадасында укучылар рус һәм инглиз телләре, математика, биология, тарих, җәмгыять белеме, география, информатика буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 6 нчы класс укучысы Кәлимуллин Рушан рус теле буенча 3 дәрәҗә дипломга, 5 нче класс укучысы Солтанова Камилә информатикадан 2 дәрәҗә дипломга, 8 нче класс укучысы Галимуллин Илнур биологиядән 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. 9 укучыга катнашу турында сертификат бирелде.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2014

"Ю.А.Гагарин белән 108 минут бергә" акциясе барышында мәктәптә әңгәмәләр, класс сәгатьләре узды.
-
"Мөстәкыйль балалар" 11.04.2014

11 апрельдә Арча Укучылар сараенда "Мөстәкыйль балалар" - "Язгы сезон" исеме астында район семинары узды. Бу чарада мәктәпнең "Мөстәкыйль балалар" командасы да катнашты.
-
Без - Тимурчылар 09.04.2014

Мәктәпнең яшь Тимурчылары ялгыз яшәүче әби-бабайлар янына даими йөриләр. Бу араларда алар йорт яннарын кардан чистарту белән мәшгульләр.
-
Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясендә. 07.04.2014

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциядә 8 класс укучысы Мөхәмәдиева Хәния катнашты. Ул "Драматургия" буенча үткәрелгән остаханәдә уңышлы чыгыш ясады, "Кызыксындыру бүләге иясе" дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе - Юнысова Р.К.)
-
"Сугыш чоры балалары" янында кунакта 06.04.2014

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар дәвам итә. 6 нчы класс укучылары сугыш чоры баласы, Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән Мөхәммәдиева Рузалия апа янында еш булалар, йорт эшләрендә булышалар.
-
Волейбол ярышы. 03.04.2014

Волейбол буенча егетләрдән торган команда районда узган һәр ярышта диярлек беренчелекне яулый. Бу юлы алар Саба районы Югары Симет авыл җирлегендә уздырылган ярышта катнаштылар һәм җиңүгә ирештеләр. (Тренер - Зәйнетдинов А.М.)
-
Бөтенроссия чаңгы ярышында 02.04.2014

Язгы каникул көннәрендә 8 нче класс укучысы Сәләхова Фәнүзә Сыктывкар шәһәрендә Россия беренчелегенә уздырылган чаңгы ярышында катнашты.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 24.03.2014

Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә физик тәрбия дәресләре уздыру өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.









