муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 358 ( 359 ) 360 >>
-
Батырлар гомере мәңгелек! 08.05.2014

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг узды. Тантаналы кичәдә "Курса МТС"ы рәисе Р.Г.Гыйләҗетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина катнашты. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк иттеләр.
-
Картаймагыз әле, ветераннар! 07.05.2014

7 нче май көнне Югары Курса башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары катнашында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен кичә оештырылды. Укучылар аларга матур чыгыш тәкъдим иттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
Гала-концерт 06.05.2014

"Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул-кызларың җыры" девизы астында Арчада үткәрелгән иҗат концертының "Җыр сәнгате" номинациясендә 2 нче класс укучысы Бикбаева Алия җиңүче-дипломант исеменә лаек булды. Алияне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бакчада язгы эшләр 02.05.2014

Көннәр матурлану белән, мәктәп бакчасында да эшләр күбәйде. Укучылар тирә-юньне җыештыралар, түтәлләрдәге сарымсакларны, яшь агачларны тәртипкә китерәләр.
-
"Тукай - һәрчак күңелләрдә" 26.04.2014

Габдулла Тукайның тууына 128 ел булу уңаеннан Корайван башлангыч мәктәбе укучылары катнашында "Тукай - һәрчак күңелләрдә" дигән кичә узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар, белемнәрен тикшерделәр.
-
Агач утырту көне 26.04.2014

Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан барлык укучылар, укытучылар әлеге изге эштә катнаштылар.
-
"Туган ягым-яшел бишек" төбәкара конференциясе 25.04.2014

25 нче апрель көнне Теләче районы Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Туган ягым-яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе узды. Әлеге конференциядә мәктәпнең татар теле укытучылары Садриева Н.З."Төбәк тарихы" , Юнысова Р.К. "Шәхесләребез - туган як горурлыгы" секцияләрендә үз эшләрен тәкъдим итеп, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Чиста шәһәр-сәламәт шәһәр" 24.04.2014

"Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар "Чиста шәһәр-сәламәт шәһәр" акциясендә актив катнаштылар.
-
Президент кубогына милли көрәш ярышы 21.04.2014

Татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына уздырылган республикакүләм ярышта 9 нчы класс укучысы Гайнетдинов Динар катнашты. 1998-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында 70 кг нан югары үлчәмдә ул 4 нче урынга лаек булды. Көрәшче егеткә тагын да зуррак уңышлар телибез!
-
Санитар-экологик икеайлык 19.04.2014

Тирә-юньне тәртипкә китерү айлыгы дәвам итә. 19 нчы апрель көнне барлык укучылар да өмәдә актив катнаштылар.









