муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Беренче сынау 26.05.2016

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен иң җаваплы көн. Алар җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшыралар. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2016

Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Бүген мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларга иң җылы теләкләрен, котлауларын җиткерделәр.
-
"Сау бул, мәктәбем!" 25.05.2016 Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә 4 нче сыйныфлар өчен чыгарылыш кичәсе үтте.Әти-әниләр,бик күп дуслар дүртенчеләрне озатырга килгәннәр иде.Ак күгәрченнәр очырдык,Сез-тынычлык кошы,очыгыз."Сау бул,мәктәп,сау бул,укытучым,сау булыгыз,дуслар,хушыгыз!"

-
Тукай-Кырлайга сәяхәт 24.05.2016

Бүген мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Тукай - Кырлай авылында урнашкан бөек татар шагыйре Г. Тукайның музей - комплексында булдылар, яңа экспозицияләр белән таныштылар. Театральләштерелгән әкият геройлары белән Г. Тукайның әсәрләренә күзәтү ясадылар, Сәгъди абзый йортында кунакта булдылар, кечкенә Апушның чишмәсенә сәяхәт иттеләр. Укучыларга әлеге сәяхәт бик ошады. Оештыручыларга, экскурсия җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Курсави укулары 24.05.2016

Бүген Урта Курса мәдәният йортында мәгърифәтче авылдашыбыз, күренекле татар галиме, дин белгече Габденнасыйр Курсавига багышланган I Бөтенроссия фәнни—гамәли конференция - “Курсави укулары” булды. Әлеге конференция “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” темасы буенча үтте. “Курсави укулары” нда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам—мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов, конференцияне оештыручы аспирант, “Мирас” нәшрият йорты директоры Александр Долгов, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, галимнәр, дин әһелләре, җирлек җитәкчеләре, авылыбызның имам-хатибы Равил хәзрәт, авыл халкы, мәктәп коллективы һ.б. катнашты. Утырышны татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, КФУ профессоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып барды. Әлеге зур чарага Арча ягы зыялыларына багышлап “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге бик бай, эчтәлекле күргәзмә дә оештырган иде. Конференция резолюциясендә Г. Курсави укыткан мәдрәсә бинасын төзекләндерү, Курсави укуларын оештыруны традициягә әйләндерү һ.б. мәсьәләләр кабул ителде.
-
Хокук бозуларны кисәтү буенча районкүләм конкурс 21.05.2016

20 нче май көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча районкүләм конкурс узды. Әлеге конкурска һәр мәктәп үзенең театральләштерелгән чыгышын тәкъдим итте. Мәктәбебез командасы Н.Җамалиның "Мин кайттым!" исемле пьесасын сәнәләштергән иде. Бәйгедә укучыларыбыз сынатмадылар, 3 нче урынны яуладылар. (Җитәкчеләре - Садриева Н.З.) Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы 20.05.2016

19 майда Пионерия көне уңаенан Арча укучылар Сарае асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Бикбаева Адилә катнашты һәм "Союзмультфильм" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. (Җитәкчесе - Мөхәмәдиева Н.З.) Адиләне җиңүе белән котлыйбыз!
-
Поздравляем! 18.05.2016 Ученица нашей школы Султанова Камиля (7 класс) представила научную работу и приняла активное участие в конкурсе научно-исследовательских и творческих работ «Нобелевские надежды КНИТУ- 2016», проходившем с 25.12.15г. по 18.05.16 г. Сегодня она приняла участие в финальных мероприятиях IX Республиканского конкурса и заняла III место в номинации “Технология” (рук. Султанова И.А.)

-
Ышаныч телефоны - 2016 17.05.2016 Россиядә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.Аның быелгы девизы - "Балага булышу - гаиләгә булышу". Ышаныч телефонына 8 800 2000 122 номеры белән аноним һәм бушлай шалтыратып була. Бүген укучыларга ышаныч телефоны, аның эшләү тәртибе турында аңлатылды.

-
"Минем гаиләм" 16.05.2016 15 май - Гаилә көне уңаеннан 1 нче сыйныф укучылары "Минем гаиләм" темасына проект эше эшләделәр: гаиләләренең рәсемен ясадылар, нәсел шаҗәрәсен төзеделәр, гаилә символы - герб ясап, гаиләләре турында шигырь иҗат иттеләр.Бу эшләрнең һәммәсе дә гаилә белән бергәләшеп эшләнде. Әти-әниләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт!










