муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Спортлы Татарстан 15.09.2016

Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Шуларны истә тотып, мәктәбебездә төрле спорт-сәламәтләндерү кичәләре даими үткәрелеп килә. Бүген дә “Көзге игелек атнасы” кысаларында “Күңелле стартлар” уздырылды.
Җир шарында һәрбер бала
Булсын таза-сәламәт.
Ә аның нигезендә, әлбәттә,
Тора спорт һәм хезмәт.
-
“Терроризм булмасын! Без тыныч тормыш яклы!” 14.09.2016 Терроризм темасына 4 нче сыйныфта сыйныф сәгате үткәрелде, видеофильмнар каралды, рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чөнки хәзерге тормышта һәркем терроризм очраклары белән очрашырга мөмкин. Үзеңне ничек якларга, сәламәтлегеңне, тормышыңны ничек сакларга, туганнарың һәм дусларыңа ничек ярдәм итәргә соң?Сыйныф сәгатендә укучылар белергә тиешле кагыйдәләр өйрәнелде: Көтелмәгән хәлләргә әзер бул! Әгәр заложник булу куркынычы туса: *Үзеңне кулга ал, паникага бирелмә, *физик,мораль, эмоциональ сынауларга әзер бул, *дошманның күзенә карамаска тырыш,үзеңә игътибар җәлеп итмә, *дошманның кушкан эшләрен үтәргә, каршы әйтмәскә, тыныч тавыш белән сөйләшергә, *дошманны истә калдырырга тырыш бу аларны тизрәк тотарга ярдәм итәчәк, *котылачагыңа ышанып бетмәсәң качарга тырышма! Укучылар “Терроризм булмасын! Без тыныч тормыш яклы!” дип кулларын кысыштылар.

-
“ Яхшылык аллеясы” 14.09.2016 Бүген 7 нче сыйныф укучылары “Яхшылык аллеясы” кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирә-ягын чистарттылар.

-
Җанга яхшылык #Татарстан командасы 13.09.2016 Бүген укучылар “Ләйсән” балалар бакчасында кунакта булдылар. Кечкенәләргә уеннар уйнаттылар, концерт номерлары белән чыгышлар ясадылар. Кечкенәләр бик канәгать калдылар.

-
II Төбәкара “Җиңү җыры” (“Песня Победа”) конкурсы 13.09.2016 Татарстан Республикасы “Ватан” яшьләр үзәге тарафыннан II Төбәкара “Җиңү җыры” (“Песня Победа”) конкурсы уздырылды. Бүген Казан шәһәре “Туган авылым” күңел ачу комплексында бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге тантанада безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Солтанова Камилә (җит.Солтанова И.А.) катнашты һәм “Шигърият” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

-
"Минем гаиләм" 11.09.2016

Гаилә - дәүләтнең нигезе. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы -мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе дәвам итә. Бүгенге тәрбия сәгатендә укучылар гаиләдә баланың ничек итеп әти-әнине, әби- бабайны хөрмәт итүе турында сөйләштеләр, рәсемнәр ясадылар.
-
Акция "Праздник трезвости" 10.09.2016
В рамках проекта "Праздник трезвости" в 5 и 8 классах провели классный час. Мероприятие вели учитель биологии - Сафина Надия Газизовна и Фильсина Габдулхаевна. Работали со слайдами. Говорили об алкоголизме, табакокурении и наркомании. Сопровождалось лозунгом "Веди здоровый образ жизни!". Ребята отвечали на вопросы. -
Өлкәннәргә ярдәм 09.09.2016 Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Һәр укытучының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучылар ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә төрле эшләрдә булышалар. Ә өлкәннәр балалар белән аралашуны көтеп, ярдәмнәренә куанып торалар.

-
"Көн саен игелек кыл!" - шигырь сөйләүчеләр конкурсы 08.09.2016

Дога белмим дисең нигә?
Яхшылык-үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.
Изгелек ул-беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога.
Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала. Шул уңайдан мәктәбебездә “Көн саен игелек кыл!” темасына шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде.
-
Хәвеф-хәтәр сагаламасын! 07.09.2016

Бүген 7 нче класста "Хәвеф-хәтәр сагаламасын!" дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Укучылар видеороликлар карадылар, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын карадылар, юл билгеләрен кабатладылар.









