муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Туган тел көне 18.02.2021

19 февраль - Туган тел көне уңаеннан 6 сыйныф укучылары газета чыгарды.
-
Урок цифры. Приватность в цифровом мире 17.02.2021

Учащиеся школы приняли активное участие во всероссийском образовательном мероприятии "Урок цифры" по теме "Приватность в цифровом мире".
-
Средства пожаротушения: огнетушитель 17.02.2021

Средства пожаротушения: огнетушитель
В 9 классе прошёл классный час на тему: «Средства пожаротушения: огнетушитель». Классный руководитель Бухараева Р.И. ещё раз напомнила ученикам правила пользования огнетушителем в экстремальных ситуациях. Рассказала о том, каких видов они бывают. Каждый человек должен знать, как устроен, как действует огнетушитель и уметь обращаться с ним. В начальной стадии пожара огнетушитель может спасти жизнь и имущество, ведь тогда требуется потушить небольшое возгорание или удержать распространение пожара до прибытия пожарных.
-
Неделя английского языка 15.02.2021

-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел 15.02.2021

Бүген, 15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Аларның үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия. Мәктәбебзнең 5-6 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторинада катнаштылар.
-
«Әкият иленә сәяхәт» 15.02.2021

Бүген укучылар «Әкият иленә сәяхәт» тә булдылар. Укучылар төрле әкиятләр белән таныштылар. Кыскача эчтәлек аша әкият исемнәрен һәм геройларын белделәр. Төрле сорауларга һәм биремнәргә җавап бирделәр. Әлеге дәрес укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыра. Танып- белү, фикерләү эшчәнлеге үсешенә ярдәм итә. Бу дәреснең эчтәлеге укучыларда хәтер, аңлылык,кызыксыну үсеше булдыра.
-
Интернационалист сугышчыларны искә алу көне 12.02.2021

15 февраль - Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан 8нче сыйныф укучылары белән "Әфган сугышы кайтавазы" исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә Әфган сугышы хакындагы җырлар белән үрелеп барды. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы ул битен актару күңелләргә авыр. Тик шулай да ел саен аны искә алабыз, хәтердә яңартабыз. Чөнки ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм яралы йөрәк белән яшәүче исәннәр хакына бу куркыныч вакыйганы хәтерләрдә сакларга мәңге бурычлыбыз.
-
Афганистан – незаживающая рана 12.02.2021

День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества – дата, призванная почтить память воинов-интернационалистов, исполнявших интернациональный долг за пределами границ своей Родины. Дата для проведения Дня памяти была выбрана не случайно. Именно в этот день, 15 февраля 1989 года, последняя колонна советских войск покинула территорию Афганистана.
В нашей школе прошел урок мужества, посвященный выводу советских войск из Афганистана: «Афганистан – незаживающая рана», с целью сохранения исторической памяти о подвиге солдат и офицеров, воспитания молодого поколения в духе патриотизма и любви к Родине. Учащимся 6 класса, была показана презентация «Туган ил сагында». Ежедневно, рискуя жизнью, воины интернационалисты спасали тысячи афганских детей, женщин, стариков от кровавой расправы наемных убийц и террористов, дали возможность детям ходить в школу, а взрослым работать. Этот подвиг навсегда останется символом российско-афганской дружбы. -
Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне 12.02.2021

15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә.
Әфган... Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һич ярамый.
Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында иде. Укучылар белән очрашуга Алан авылыннан Садыйков Фәнис Турис улы килде. Искә төшерүе авыр булса да, хәрби хезмәттә булган еллары турында сөйләде. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. Әфган сугышында хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга һәм онытмаска тиеш без
-
«Туган ягым – Татарстан» 12.02.2021

2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 7 нче сыйныфта «Туган ягым – Татарстан» исемле чара (интеллектуаль викторина) булып узды. Чараның максаты: укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү, укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу. Чара барышында укучылар Татарстанның милли үзенчәлекләре, танылган шәхесләре буенча белемнәрен тикшереп көч сынаштылар, татар халык мәкальләрен, туган тел турында шигырьләрне искә төшерделәр, Татарстан Республикасы шәһәрләре турында сорауларга җавап бирделәр.









