муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Госман Бакиров 12.03.2021

1896 елның 12 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында игенче гаиләсендә туа. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австро-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.
Ватанына кире әйләнеп кайткач, Госман Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам итә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә, Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. 1924 елда ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927—1929 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.
1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Госман Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшүгә таба бара.
Госман Бакировның «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләре, «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы, «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары бар. Шулай ук ул көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза.
Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 11.03.2021

6нчы сыйныфта «Шәфкатьлелек бизи кешене» исемле класс сәгате булып узды. Укучылар шушы олы сүзнең синонимнары, антонимнары белән таныштылар, шәфкатьлелек турында мәкальләрне искә төшерделәр.
-
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне 10.03.2021

6 нчы сыйныфта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан әңгәмә булып узды. Укучылар наркоманиянең нәрсә икәнен искә төшерделәр, шушы юлга илтүче мөмкин булган сәбәпләр турында сөйләштеләр.
-
Авылдашыбызның якты истәлегенә багышлана. 10.03.2021

Бакиров Рөстәм Хәбибулла улы 1935 елның 15 июлендә Арча районы Урта Курса авылында игенче гаиләсендә туа. 1943 елда Югары Курса җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 1950 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, укуын Сеҗе урта мәктәбендә дәвам итә. 1953 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1958 нче елда Арча районы Казанбаш урта мәктәбенә физика һәм электротехника укытучысы булып эшкә кайта. Шушы чорда республика һәм район газеталарында мәкаләләре басыла башлый.
1961 елда Югары Курса сигезьеллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләнә. Шушы чорда тырыш хезмәтләре өчен күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, районның Мактау тактасына кертелә. 25 ел дәвамында укытучы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. Ул елларда ук үзенең эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша, төрле газеталарда 100 дән артык мәкаләләре басылып чыга.
1982 елда Бакировлар гаиләсе Казан шәһәренә күченә. Рөстәм Бакиров “Медфизприбор” фәнни тикшеренү берләшмәсендә инженер-метролог, ә аннан соң бүлек җитәкчесе булып эшли. Рөстәм абый иҗат эшен көчәйтә, бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. “Уеннан уймак”, “Кадерле бүләк”, “Бәхетле балачак”, “Бүректәге чеби” дип исемләнгән китаплары чыга.
Рөстәм Хәбибулла улына хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының мактаулы исемнәре бирелә: хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале һәм бик күп мактау кәгазьләре.
Бакиров Рөстәм Хәбибулла улы 1996 елдан лаеклы ялда иде. Казан шәһәрендә улы, килене, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерде.
Авылдашыбыз, мәктәбебезнең элекке директоры, бик күп хикәяләр авторы Рөстәм Хәбибулла улы Бакировның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Итекле футбол ярышы 09.03.2021

8 нче март көнне мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында укытучы Хөснетдинов Ленар Илфат улы истәлегенә итекле футбол ярышлары үткәрелде.
Ленар Илфатович 1994 нче елда үзе белем алган Урта Курса урта мәктәбенә география, химия укытучысы булып эшкә кайта. Биредә ул 2010 нчы елга кадәр эшли. Элеккеге коллегалары, укытучылары, укучылары, сыйныфташлары, авыл халкы күңелендә искиткеч кеше булып саклана ул.
Аның истәлегенә оештырылган спорт бәйрәменә дә халык шактый җыелган иде. Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән “Курса МТС”ы хуҗалыгы җитәкчесе Р.Р. Гыйлаҗетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина, мәктәп директоры Р.Р.Яруллин да Ленар Илфатовичны җылы сүзләр белән искә алдылар һәм командаларга уңышлар теләделәр.
Командалар да сынатмады. Авыл җирлегенә кергән алты авылдан җыелган яшьләр әлеге ярышны уздыруда үзләре башлап йөрде. Беренче урында - Алан авылы яшьләре командасы, икенче урында - Сарай-Чокырча авылы яшьләре, өченче урында - Югары Курса яшьләре командасы, ә дүртенче урында - мәктәбебез укытучылары. Командалар кубок һәм акчалата бүләккә ия булды.
Хөснетдинов Ленар Илфат улы истәлегенә узган ярышны оештырыруда хезмәте кергән һәммә кешегә, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Ягез әле, кызлар!” 06.03.2021

8 нче март бәйрәме уңаеннан үткәрелгән “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе кызларыбызның уңган, тапкыр, җитез булганнарын күрсәтте. Аларга уңышлар, сәламәтлек телибез. Бәйрәм белән!
-
Математика атналыгына нәтиҗә ясалды. 06.03.2021

Математика атналыгына нәтиҗә ясалды.
1. Математик кроссворд конкурсында:
1 урын: 8 класс
2 урын: 6 класс, 7 класс
3 урын: 5 класс, 9 класс
2. Математик квест конкурсында:
1 урын: 8 класс
2 урын: 9 класс укучылары
3. "Уйла, эзлә, тап" интеллектуаль уенда:
1 урын: 7 класс
2 урын: 6 класс укучылары
4. Математик әкият конкурсында укучылар шулай ук актив катнаштылар.
-
Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу 05.03.2021

Математика атналыгы кысаларында, 5 нче сыйныф укучылары белән "Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу" темасына ачык дәрес булып узды.
-
математик квест 04.03.2021

Математика атналыгы кысаларында 8-9 нчы сыйныф укучылары математик квестта катнаштылар. Алар төрле станциялар буйлап кызыклы биремнәр эшләделәр.
-
«Түбәтәйле» — татар халык уены 04.03.2021

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Бүген без укучылар белән татар халык уеннары белән танышуны дәвам иттек. Укучылар кызыксынып “Түбәтәйле” уенын уйнадылар.









