муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
«Нәрсә ул патриотизм?” - класс сәгате.
24.02.2021
«Нәрсә ул патриотизм?” - класс сәгате.
Хэрби- патриотик айлык кысаларында 3 нче класста «Нәрсә ул патриотизм?» дигэн темага класс сәгате уздырылды. Дәрестә герой-пионерларның батырлыгы турында сөйләнде, исемнәре аталды, фотолары күрсәтелде. Соңыннан геройлар турында фильм карау оештырылды.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
23.02.2021
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез. Ватанны саклау кебек зур җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, илебезне саклаучылар сафында булганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
-
21 февраль - туган тел көне
21.02.2021
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан мәктәп библиотекасында китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2021
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Татар халык уеннары
20.02.2021
1 нче сыйныф укучылары татар халык уеннары белән таныштылар. Уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Укучылар “Яулык алыш”, “Түбәтәй”, “Капкалы” уеннары, аларны уйнау тәртибе белән таныштылар һәм уйнап та карадылар. Җырлы-биюле бу уеннар балаларга бик ошады.
-
Туган теленне өйрән һәм ярат
20.02.2021
Бүген Арча районында укытучылар катнашында «Туган теленне өйрән һәм ярат» исемле шигырь сөйләүчеләр кокурсы үтте. Анда Алан башлангыч мәктәбе укытучысы Шакирҗанова Айсылу Илсур кызы чыгыш ясап, 3нче урынны алды.
-
Туган телем – Тукай теле
20.02.2021
Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була. Безнең туган телебез – татар теле! Әйе, җырдай моңлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Туган тел – һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе.
21 нче февраль – Халыкара туган тел уңаеннан мәктәптә “Туган телем – Тукай теле” дигән класстан тыш чара үтте. Укучылар туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичә ахырында “Туган тел” җыры башкарылды.
Туган җирең – Идел буе
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле. Наҗар Нәҗми
-
Неделя английского языка
19.02.2021
В рамках недели английского языка в школе прошел конкурс на лучший перевод высказываний английских писателей и конкурс пословиц. Учащимся 8 класса нужно было найти и соединить половинки пословиц и сделать перевод высказываний. Ребята с удовольствием приняли участие в данном мероприятии.
-
“Шигырь сөйлим туган телемдә” - шигырь конкурсы
19.02.2021
Без - татарлар. Шушы телебезне киләчәк буыннарга тапшыру, гореф-гадәтләребезне сеңдерү – милләтебезне саклауның мөһим шарты. Татар милләтенең өмете безгә – киләчәк буынга төбәлгән. Шушы максатны күздә тотып, укучылар арасында туган телгә багышланган шигырьләрне яттан сөйләү конкурсы үтте.
-
Кто хочет стать отличником
19.02.2021
В рамках недели английского языка в школе прошло внеклассное мероприятие "Кто хочет стать отличником".В соревновании приняли участие учащиеся 5, 6 классов.
Предметная неделя даёт ребятам возможность на практике применить свои знания, независимо от их уровня, и поэтому поверить в свои силы в изучении иностранного языка.
Привлекая учащихся к творческой работе, учителя иностранных языков обеспечили их увлекательным материалом страноведческого, игрового характера. Выбор языкового материала для мероприятия определялся возможностями учащихся, задания распределялись по степени трудности. В творческую деятельность вовлекались не только лучшие учащиеся, но и инертные школьники. Всем детям была предоставлена возможность разделить радость успеха, участвовать самим в мероприятиях или, будучи зрителями, сопереживать своим одноклассникам.
Проведение тематической недели потребовало большой подготовки со стороны учителей и учащихся, но было полезно как в языковом, так и в общеобразовательном плане.









