муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Посещение библиотеки 29.03.2021

29 марта ученица 6 класса Гайнуллина Зулейха посетила сельскую библиотеку.
-
Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы 27.03.2021

Бүген 27 март - Халыкара театр көне. Әлеге бәйрәмнең девизы - "Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы". Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә.
-
Театр − яктылыкка, нурга илтә. 27.03.2021

Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. 20 нче март көнне 6 нчы сыйныфта “Театр − яктылыкка, нурга илтә.“ дигән тема буенча тәрбия сәгате үтте. Әлеге тәрбия дәресе 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Дәрестә укучылар Татарстанның театр сәнгате үсеше, Татарстан Республикасы театрлары, татар театры тарихы, аның күренекле эшлеклеләре турында материаллар белән таныштылар.
-
Каникуллар күңелле уза 26.03.2021

Язгы каникул чорын укучыларыбыз ял итү белән беррәттән файдалы эшләр дә башкарып уздыралар. 6нчы сыйныф укучысы Закирҗанов Кәрим Мөнирә апага капка төбендәге карларны чистартып юлларны киңәйтергә булышты.
-
Язгы каникуллар 26.03.2021

9 нчы сыйныф кызлары язгы каникулларны әти-әниләренә ярдәм итеп үткәрәләр
-
язу тарихы 20.03.2021

Татар язуының тарихы милләтнең үзенең гыйбрәтле язмышына тиң. Күп гасырлык язу мирасында аянычлы сәхифәләр шактый күп. “Татар мәдәниятенең иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе – ул язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имля төзәтү тарихы”, – ди белгечләребез. Татарга соңгы йөз елда гына да берничә мәртәбә алфавитын алыштырырга туры килгән. Төрки-татарларның язу тарихында биш төрле алфавит мәгълүм: рун билгеләре, уйгур язуы, гарәп имлясы, латин хәрефләре һәм кириллица (хәзерге рус алфавиты)
4 сыйныфта үткән “Язу тарихыбыз – изге мирасыбыз” исемле чара барышында укучылар халкыбызның язу сәхифәләре хакында презентация карадылар, виртуаль экскурсиядә булдылар, мәктәп музеенда сакланучы гарәп, латин язулы газеталар, китаплар, төрле эш кәгазьләре, хатлар, документлар белән таныштылар, укырга тырышып карадылар. Ахырдан язу алмаштырулар халыкларны фаҗигаләргә илтүе, яшь буынның гасырлардан килгән борынгы мирастан мәхрүм калуы хакында әңгәмә кордылар.
-
Нәүрүз мөбарәкбад! 20.03.2021

Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган бәйрәм. Нәүрүз сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме- игелек, дуслык бәйрәме дә.
Бу яз бәйрәмен, көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Бәйрәмдә һәр кешегә матур теләкләр белдергәннәр, дуслашканнар.
2021 нче ел –Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар матур теләкләр теләп, Кыш бабайны озатып җибәрделәр. Нәүрүзбикә дә изге теләкләрен җиткерде. Һәркем саф һавада рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда катнашты. Соңыннан тәмле ботка белән сыйландылар.
Нәүрүз мөбарәкбад!
Дуслар, эшләрегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын,
Күңелегез хуш булсын,
Нәүрүз котлы булсын!
-
Нәүрүз бәйрәме 19.03.2021

Көн белән төн тигезләшкән
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән дә икән,
Һәм хәбәр иткән икән:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
8нче сыйныф укучылары Нәүрүз бәйрәмен каршы алдылар. Шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, бер-берсенә матур теләкләр әйттеләр, күчтәнәчләр бирделәр.
-
Воссоединение Крыма с Россией. Мы вместе! 18.03.2021

В 5 классе был проведён классный час на тему "Воссоединение Крыма с Россией. Мы вместе!". Учащиеся познакомились с историей происхождения Крыма, а также с помощью видео и фото материалов прививали интерес к изучению истории родного края, воспитывали у учащихся чувства патриотизма, гражданственности на основе демократических ценностей.
-
«Нәүрүз - яз бәйрәме» 18.03.2021

18 марта для учащихся 6 класса состоялся фольклорный праздник «Нәүрүз - яз бәйрәме»
Приход весны во все времена в жизни людей был в числе самых радостных событий. Но для всех - это праздник возрождения природы, торжества жизни, надежд на щедрый урожайный год.
Во время праздника дети ознакомились с историей и традицией праздника, который отмечается 21 марта веселыми национальными песнями и танцами, угощениями, шутками и всеобщим весельем. Ребята принимали активное участие в играх «Чума үрдәк, чума каз», «Утыр, утыр Мәликә», «Түбәтәй». А так же они отгадывали загадки, читали стихи, вспоминали пословицы про весну.









