муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Кырымның Россиягә кушылуына 7 ел 17.03.2021

1 нче сыйныфта Кырымның Россиягә кушылуына 7 ел тулуга багышланган сыйныф сәгате үтте. Укучылар әлеге истәлекле датаның тарихы, Кырымның истәлекле урыннары, табигате белән таныштылар.
-
«Воссоединение Крыма с Россией. «В единстве наша сила!» 17.03.2021

17 марта прошёл классный час «Воссоединение Крыма с Россией. «В единстве наша сила!», посвященный подписанию закона о принятии Крыма и Севастополя в состав России. Мы говорили об истории Крыма, о его многолетней борьбе с разными завоевателями, об участии крымчан в Великой Отечественной войне, об обороне Севастополя, о важности полуострова для России. Гражданско-патриотическое воспитание сегодня имеет особое значение, оно формирует историческое мышление, прививает интерес к изучению истории родной страны, воспитывает у учащихся чувства патриотизма. Для 9-классников, которые выбирают свою дальнейшую дорогу в жизни, очень важно понимать и разбираться в современных событиях.В конце учащиеся посмотрели видеоролик.
-
Газиз туган телем 17.03.2021

6нчы сыйныфта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Газиз туган телем» исемле интеллектуаль викторина булып узды. Әлеге чара барышында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бер-берләренә тылсымлы сүзләр әйтештеләр, мәкальләр һәм татар әкиятләре геройларын искә төшерделәр, төрле уеннарда катнаштылар.
-
Наркомания-ак үлем! 17.03.2021

5нче сыйныфта халыкара наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан "Наркомания-ак үлем! " темасына әңгәмә булып узды.Укучылар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып барылды, шулай ук укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләнде.
-
Кырымның Россия белән кушылуы 17.03.2021

4 нче сыйныф укучылары белән Кырымның Россия белән кушылуы темасына класс сәгате үтте.
-
«Крым и Россия: «Мы вместе» 17.03.2021

16 марта 2014 г. состоялся референдум о статусе Крыма. 17 марта 2014 г. после референдума была провозглашена Республика Крым. 18 марта 2014 г. Президент Российской Федерации В.В. Путин подписал межгосударственный Договор о принятии Крыма и Севастополя в состав Российской Федерации, в соответствии с которым в составе России образуются два новых субъекта – Республика Крым и город федерального значения Севастополь. Это событие имеет огромное значение в новейшей истории России. Ученики 8 класса с интересом включились в беседу на эту тему, познакомились с историей Крыма, посмотрели презентацию «Крым и Россия: «Мы вместе» и видеоролики, читали стихи о Крыме, удивились красоте исторических мест и природы Крыма.
-
"Көйне тап" 16.03.2021

8 нче сыйныфта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Көйне тап" уены узды. Әлеге уен барышында укучылар халык уен коралларын искә төшерделәр, татар халык җырларын танып белделәр. Халык җырларының халкыбыз тарихында тоткан урынын билгеләделәр.
-
Без наркотикларга каршы 16.03.2021

9 нчы сыйныф укучылары белән «Без наркотикларга каршы» дигән темага багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Тере табигатькә нигезләп балаларга тормышның матурлыгын, яшәүнең ямьлелеген, кошлар сайравында, сулар агышында, чәчәкләрнең матурлыгында икәнен аңлатырга тырыштык. Наркотикларның зарары, аны кулланучыларның шушы матурлыкны күрә, тоя алмаулары турында әңгәмә кордык, укучылар үзләренең фикерләре белән бүлештеләр.
-
Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак 13.03.2021

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмак үзенең тел байлыгы ягыннан шигъри мәктәп булып тора. Табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү; укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; халык авыз иҗатына карата мәхәббәт, соклану хисе тәрбияләү максатыннан 1 нче сыйныфта табышмаклар кичәсе үтте. Укучылар төрле темага табышмаклар чиштеләр, үзләре дә җәнлекләр, үсемлекләр турында табышмаклар уйладылар.
-
Исем кушу йоласы 12.03.2021

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый алган.
Балага исем кушу- җиңел эш түгел. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.
Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту, милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү максатыннан 8 нче класс укучылары белән “Исем кушу йоласы” дигән класстан тыш чара үтте.
”Исем –ул синең тормышың, юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”. Бу сүзләрне беркайчан да онытмагыз!Үз исемегезне горур йөртегез, аңа тап төшермәгез!









