муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Башваткыч" уены 15.02.2022

15 нче февральдә татар халкының каһарман улы, патриот- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел була. Мәктәбебездә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Башваткыч" уены үткәрелде. Уенда 5,6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Муса Җәлил - бөек шәхес. Аның батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере мәңгелек.
-
Герой шагыйрь - Муса Җәлил 15.02.2022

Сынаулары аша сыный тормыш,
Җиз иләктән кат-кат үткәрә
Рухлары көчле булганнарны
Йолдыз итеп күккә күтәрә
Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Буген 5 нче сыйныфта “Герой шагыйрь - Муса Җәлил” темасына сыйныф сәгате үтте. Укучылар бөен шагыйребезнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләре белән якыннанырак таныштылар.
Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.
-
Әфганистан… 15.02.2022

Әфганистан…Күпме кешеләрнең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлаган, күпме кешеләргә кайгы китергән. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала.
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде.
Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр. Безнең авылдан да лачындай егетләргә Әфган җиренә, корал тотып утка керергә, Ватан алдындагы патриотик бурычларын намус белән үтәп, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде. 1 нче сыйныфта «Әфганстан — йөрәк ярасы» дигән темага сыйныф сәгате уздырылды.
-
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2022

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел булуга багышлап Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Муса Җәлил-герой шагыйрь" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Табигать дөньясы, бәхетле балачак, хезмәт шатлыгы турында язылган шигырьләрен укыдылар.
-
"Афганистан – наша память и боль" 15.02.2022

В 5 классе прошел классный час на тему: "Афганистан – наша память и боль". Целью классного часа было воспитать у школьников гражданственность и патриотизм, чувство долга, ответственность, отвагу на личных примерах воинов-интернационалистов; развитие интереса к истории прошлого столетия; привитие уважения к старшему поколению; расширение кругозора учащихся; духовное обогащение учащихся поэтическим и песенным наследием воинов-интернационалистов.Ребята с большим интересом смотрели видеоролики о воинах-интернационалистах, об их героических подвигах.
-
Класс сәгате. «Әфганстан — йөрәк ярасы» 15.02.2022

Әфганстан. Әфган сугышы....Әлеге сүзләрне безнең онытырга хакыбыз юк. Татарстан Республикасы да әфган сугышында бик күп егетен югалтты. Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши.
Патриотик айлык барышында укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстандагы сугыш хакында белешмә бирү максатыннан, 7-8 нче класс укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз, аларның исемнәре искә алынды. Укучылар Әфганстан турында документаль фильм карадылар.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләрне, арабызда булган әфганчыларны онытмыйк, алар белән горурланыйк!
-
«Мы не просто вспомним эти дни» 15.02.2022

С целью воспитание у школьников гражданственности и патриотизма, чувства долга, ответственности, отваги на личных примерах воинов-интернационалистов; развитие интереса к истории прошлого столетия; привитие уважения к старшему поколению; расширение кругозора учащихся в 6 класс провели урок мужества «Мы не просто вспомним эти дни»
-
февраль -Җәлил ае һәм Җәлилчеләр ае 15.02.2022

Февраль ае- халкыбызга Җәлилне биргэн ай. Шуңа күрә, февраль -Җәлил ае һәм Җәлилчеләр ае. Шул уңайдан "Алан башлангыч мәктәбендә "Муса Җәлил Советлар Союзы герое" темасына 2,4 нче сыйныфларда сыйныф сәгате узды. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗат юлы белэн таныштылар. Шагыйрьнең сугышка китуе, "Моабит дәфтәрләре" турында кыскача мәгълүмат алдылар.
-
Мир вокруг нас 15.02.2022

В рамках недели психологии в школе была организована выставка рисунков "Мир вокруг нас".
-
Наша память-это наши дела! 15.02.2022

В рамках гражданско - патриотического месячника учащиеся Сарай-Чекурчинской начальной школы провели акцию "Наш Обелиск". Ребята аккуратно и старательно очистили от снега территорию Обелиска. Наша память-это наши дела!









