муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Викторина «Күңелле татар теле» 21.02.2022

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шуңа күрә, телгә мәхәббәт ул- бер үк вакытта туган халкың, туган илеңә дә мәхәббәт дигән сүз. 21 нче февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без мәктәбебездә укучыларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучылары белән «Күңелле татар теле» темасына викторина үтте. Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Шунысы сөендерде, балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп белүләре.
-
Татар язучылары 21.02.2022

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куялар. 5нче сыйныф укучылары белән татар язучыларына багышланган әңгәмә булып узды. Укучылар якташ язучыларыбыз белән якыннанырак, аларның тормыш юллары белән таныштылар. Әңгәмә ахырында нәтиҗәгә килдек: язучыларыбыз үзләренең иҗатлары аша безне туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра.
-
Җырдай моңлы татар теле 21.02.2022

21февраль -Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан 8 нче класста "Җырдай моңлы татар теле" дип исемләнгән КВН үткәрелде. Укучылар "Сөмбелә" һәм "Нәүрүз" командаларына бүленеп, үзләренең татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр. Соңыннан татар теле гимнына әверелгән Габдулла Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.
-
Туган телем- иркә гөлем 21.02.2022

Туган телен яхшы белгән халык беркайчан да милләтен югалтырга юл куймас. Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкынның мәдәниятен, анын рухи байлыгын узләштерә алмыйсың. Бүген Халыкара Туган тел көне булуы уңаеннан 3-4 сыйныфларда «Туган телем- иркә гөлем» дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар тел турындагы табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрнең ахырын дәвам иттеләр.
-
Халыкара туган тел көне. 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. 6 нчы сыйныф укучылары туган телгә мәхәббәтләрен «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән дәрестә ачык күрсәтергә тырыштылар.
-
Поздравляем 21.02.2022

Поздравляем ученицу 7 класса Бикбаеву Айзилю, ставшей призёром в Республиканской олимпиаде по русской литературе. Учитель Гимадиева Гульгена Нурулловна. Желаем им дальнейших побед! Молодцы!
-
Хикмәтле дә, бизәкле дә син, туган телем! 21.02.2022

21нче февраль – Халыкара Туган тел көне уңаеннан 9нчы сыйныфта “Хикмәтле дә, бизәкле дә син, туган телем!” – дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Уен барышында укучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр башкардылар, шигырьләр укыдылар, кызыклы табышмакларга җавап эзләделәр, төрле язучыларның әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр, фразеологик әйтелмәләрне русчадан татарчага тәрҗемә иттеләр, мәкальләр әйтеп көч сынаштылар.
-
Мөхәммәт Мәһдиев музеена сәяхәт 20.02.2022

2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Шул уңайдан 5 сыйныф укучылары Мөхәммәт Мәһдиев музеена сәяхәткә бардылар. Укучылар Татарстан Республикасының халык язучысы М. Мәһдиевның тормыш юлы белән таныштылар, квестта катнаштылар.
-
Психологическое здоровье-как его поддержать 20.02.2022

В рамках недели психологии в 4 классе проведён классный час на тему « Психологическое здоровье-как его поддержать».Учащиеся познакомились критериями психического здоровья, научились создать положительное эмоциональное настроение.
-
Халыкара Туган тел көне 20.02.2022

21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Туган тел көне уңаеннан 1 нче сыйныфта “Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган теле” класс сәгате үтте.









