Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
“Оста куллар” түгәрәге эшчәнлеге 10.01.2025

Башлангыч класс укучылары “Оста куллар” түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Укучылар Сөнгатова А.И. җитәкчелегендә төрле темаларга иҗат эшләре башкаралар. Укучылар бүгенге дәрестә тозлы камырдан песи ясадылар. Дәрес ахырында укучылар эшләреннән күргәзмә ясала.
-
Каникулы с пользой! 08.01.2025

Несмотря на каникулы, дети занимаются шахматами, играют в развлекательные и интеллектуальные игры, отдыхают и наслаждаются каникулами! Шахматы делают наших детей умнее, так как в процессе игры развиваются аналитические способности и навыки решения всевозможных задач.
-
Шашка-шахмат ярышлары 06.01.2025

30 нчы декабрь көнне Кушлавыч төп мәктәбендә профсоюз оешмалары арасында шашка, шахмат ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар уйлау-фикерләүне туплауга юнәлдерелгән бердәнбер спорт уеныдыр, мөгаен. Шуңа да ул күп вакытны таләп итә. Ярышта мәктәбебезнең укытучылары актив катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр. Нәбиуллин Разил Расип улы шахмат буенча I урын яулады. Шәймәрданова Алия Рафис кызы шашка уены буенча II урынга лаек булды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Каникулның бер көне 04.01.2025

Яңа 2025 нче елга аяк бастык. Бәйрәм рухы кышкы каникуллар буена дәвам итәчәк әле. Бу көннәрдә балалар аеруча хыялый, креатив, мавыгучан булалар. Укучыларыбыз да каникул көннәрен бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Балалар бергәләшеп тауда чана шудылар
Кыш ае салкын булса да,
Бирешмибез без аңа.
Салкыннарны куа –куа
Шуабыз чаңгы-чана. -
Кружок "Умелые ручки" 03.01.2025

Самым необходимым и главным атрибутом Нового года была и остаётся всегда новогодняя ель. Стройная, пышная, пахучая новогодняя ёлка - настоящее украшение новогодних праздников. Ёлочка, ты ёлка, Ёлка просто диво, Посмотрите сами, Как она красива! Учащиеся нашей школы занимаются в кружке "Умелые ручки" и даже во время каникул они не пропустили очередное занятие. Ребята своими руками сделали "волшебную" ёлочку с пожеланиями под руководством учителя труда Сунгатовой Алины Ильфатовны.
-
Кышкы каникулда ял 02.01.2025

Каникулның һәрбер көне кызыклы һәм файдалы үтә. Бүген башлангыч класс укучылары мультфильм дөньясына сәяхәт иттеләр. Мультфильм сериаллары укучыларның күңелләренә хуш килде.
-
Яңа ел белән! 28.12.2024

Юлга ап-ак карлар түшәп,
Җаныбызга нурлар өстәп,
Яңа ел килә, яңа ел!
Әйе, бик матур бәйрәм – Яңа ел бәйрәме якынлашып килә. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә бик матур чара үткәрелде. Укучылар берсеннән-берсе матур чыгышлар ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә кунак булып Кыш бабай белән Кары кызы да килде, алар да балалар белән бергә күңел ачтылар, бүләкләр бирделәр. Бәйрәм бик матур гына үтеп китте, күңелләребездә җылы хисләр калдырды. Шушы матур чараны оештыручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Диләрә Гайсә кызына, барлык класс җитәкчеләренә, укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Киләсе ел барыбызга да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, эшебездә һәм укуыбызда зурдан-зур уңышлар китерсен, ил-көннәребез тыныч, имин булсын!!! -
26.12.2024

Новый год – это праздник, который объединяет поколения, собирая близких за одним столом и создавая неповторимые моменты тепла и любви. Мы сегодня шестиклассниками поговорили о том, какие маленькие, но значимые традиции существуют в семьях наших учеников, и как они придают празднику особую душевность. Новогодние традиции – это то, что делает нас едиными, неважно, из какого мы региона или насколько далеко находимся друг от друга. На занятии мы узнали, как встречают Новый год в разных городах, и отправились в видеопутешествие, чтобы открыть для себя новые уголки нашей страны и их уникальные обычаи. Видео «Одна страна – одни традиции» стало настоящим открытием для всех нас!
Занятие было насыщено интересным.
С наступающим Новым годом, наши дорогие ученики и их семьи! Пусть этот волшебный праздник подарит вам незабываемые моменты и согреет в любую погоду! -
25.12.2024

Мәктәбебездә балалар да, өлкәннәр дә яратып көтеп алган бәйрәмне – Яңа елны каршы алырга әзерлекнең соңгы этаплары бара. Укучылар стена газеталары чыгардылар, костюмнар да, чыршыбыз да күптән әзер инде. Мәктәбебезне балаларның хезмәт җимешләре - Яңа ел рухындагы кул эшләре дә бизәп тора. Бәрәкәтең белән кил, Яңа 2025 нче ел!
-
Туризм ярышлары 23.12.2024

Мәктәбебез Арча укучылар сарае белән хезмәттәшлек итә. Физик-тәрбия укытучыбыз Нәбиуллин Разил Расип улы укучыларыбызны бик теләп туризм серләренә төшендерә. Укучыларыбыз Республика һәм район күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып, матур күрсәткечләргә ия булалар. Туризм түгәрәге балаларны төрлелеге белән җәлеп итә. Шуны да онытмаска кирәк – спорт тәвәккәлләрне ярата. Биредә төшенкелеккә бирелсәң, бернинди нәтиҗәләргә дә ирешеп булмый. Шуңа да яшьтән үк спортка тартылырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бүген мәктәбебездә Кыш бабай призына туризм ярышлары булып узды. Әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз үзара көч сынаштылар. Җиңүчеләргә грамота һәм медаль тапшырылды. Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез.











