Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Мин Арча баласы 17.02.2025

Мәктәбебезнең укучылары Камалова Диләрә, Зарипова Гөлшат, Шәвәлиев Илүз, Нургаянов Илназ "Мин Арча баласы" проекты кысаларында медиафорумда катнаштылар. ( Җитәкчеләре - Алия Рафисовна) Әлеге чара Арча мәдәният йортында белгечләр катнашындагы әңгәмә белән башланып китте. Икенче өлеше Укучылар сарае бинасында үтте. Укучыларыбыз Гөберчәк авылы белән таныштырып, 3000 сумлык сертификатка һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Гөберчәк авылы тарихын барларга аларга М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Кыямовна ярдәм итте. Укучыларыбызга, аларны әзерләгән җитәкчеләренә зур уңышлар телибез.
-
III Районара Гомәр Бәширов укулары 13.02.2025

Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировка багышланган III Районара Гомәр Бәширов укуларының “Табигать” темасына хикәя язу юнәлешендә II урын алган 6 нчы сыйныф укучысы Шәймарданов Илсаф Илнар улы диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы. Киләчәктә уңышлар телибез.
-
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге укулар 11.02.2025

“Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” базасында онлайн рәвештә “Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге V районара укулар уздырылды. Мәктәбебезнең туган (татар) теле укытучысы Нәгыймова Равилә Рәфкать кызы “Педагогик практикада яңа технологияләр, метод, ысуллар” юнәлеше буенча җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 9 нчы сыйныф укучысы Камалова Д. Б. “Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге” юнәлешендә 2 нче урын яулады (Җитәкчесе: Нәгыймова Р.Р.). Аларны зур уңышлары белән тәбрик итәбез!!!
-
10.02.2025

Бүген Сеҗе җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырдылар. Ветераннарны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габделгазизов Инсаф Нурсил улы, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хамидуллин Рөстәм Вазыйх улы катнашты. Хөрмәтле тыл ветераннары: Чөмә – Елга авылыннан Галимов Фәрхетдин Галим улын, Сикертән авылыннан Котдусов Гаптерәхим Котдус улын котлауда мәктәбебез укытучылары һәм укучылары да катнашты. Мөхтәрәм ветераннар, сезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, аяз, тыныч күк йөзе телибез.
-
09.02.2025

2 нче класс укучысы Хөсәенова Ясминә "Лыжня России-2025" чаңгы ярышында 3 нче урынны яулады. Ясминәне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Шахмат ярышларындагы уңышлар 06.02.2025

.Укучыларыбыз шахмат түгәрәгенә яратып йөриләр. Укучылар район күләмендә үткәрелгән шахмат бәйгесенә катнашып, 2 урынга лаек булдылар. Җитәкчесе: Нәбиуллин Разыйл Расыйп улы. Киләчәктә укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Сталинград сугышы һәрчак хәтердә 05.02.2025

Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Мәктәбебездә бу вакыйгага багышлап класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Классный час «Бизнес и технологическое предпринимательство» 03.02.2025

Очередное занятие цикла «Разговоры о важном» сегодня было проведено на тему «Бизнес и технологическое предпринимательство». Цель занятия: формирование первоначальных представлений о науке как основе создания инновационных технологий, развитие познавательных интересов, осознание ценности командной работы для решения сложных задач, развитие интереса к созданию инновационных решений. Классные руководители провели познавательные беседы о бизнесе и технологическом предпринимательстве, использовали видеоматериалы и презентации. Ученики выполнили практические и интерактивные задания.
-
Мастер- класс “Милли бизәкләр” 31.01.2025

Пушкин картасы проекты яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул театр, музейларга, филармония, концерт залларына йөрергә мөмкинлек бирә. Безнең мәктәбебездә дә Пушкин картасы буенча бик күп эшләр алып барыла. М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Х.К. укучыларыбызга “Милли бизәкләр” буенча мастер-класс үткәрде. Беренче эш итеп укучыларны татар халкының милли бизәкләр тарихы белән таныштырып үтте. Укучылар үзләренең белемнәрен практик өлештә кулландылар. Укучыларыбыз әлеге чаралардан бик канәгать калдылар, үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Туган телем сагында 30.01.2025

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. "Туган телем сагында" акциясе кысаларында бүген, 31 нче гыйнвар көнне, мәктәбебездә 5 нче- 6 нчы сыйныф укучылары катнашында "Татар халык уеннары" дип исемләнгән чара оештырылды. "Кәләпүш", "Йөзек салыш" дип аталган уеннар укучыларга аеруча да ошады. Ахырда укучылар татар халык мәкальләрен белү буенча көчләрен сынадылар һәм шаян сорауларга җавап бирделәр.











