Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Туристларыбыз экскурсиядә 21.09.2024

Ел фасылының иң матур чоры - алтын көз җитте. Бар дөнья сихри матурлыкка күмелде. Шундый матур көннәрдә табигатькә чыгасы, аның матурлыгына сокланасы килә. Менә бүген Арча укучылар сараеның, мәктәбебездә эшләп килүче туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар, укытучылары Нәбиуллин Разил Расип улы белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар, тирә-юньдәге үзгәрешләрне күзәттеләр, әңгәмә үткәрделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Беренче тукталышны яшь туристларыбыз Г.Камал музеенда үткәрделәр. Музейдан чыгып юлларын дәвам иткәндә Г.Камал исемен йөртүче Сикертән төп мәктәбе укучылары үзләрендә тагын да күп горурлык хисе тойды. Сикертән сабантуй мәйданында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Юлларын Гөберчәк авылында урнашкан М.Мәһдиев музеена дәвам иттеләр. Музейда Казан шәһәреннән кунакка килгән шагыйрьләр белән дә очраштылар. Экскурсия бик файдалы һәм мавыктыргыч булды. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Татарстанның табигый тарих музеена экскурсия. 20.09.2024

9 нчы класс укучылары Пушкин картасы буенча Казанга Татарстанның табигый тарих музеена һәм эрмитажга экскурсиягә бардылар. Экскурсовод укучыларга тарихи чорлар турында җентекләп сөйләде һәм укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Казан Кремленә оештырылган интерактив экскурсия укучыларга бик ошады.
-
Класс сәгате “ Юл тәртипне ярата!” 18.09.2024

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле кече яшьтәге укучылар белән куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Менә шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен без башлангыч сыйныф укытучылары 1 класстан укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен өйрәтәбез. Бүген 1 нче классларда “ Юл тәртипне ярата!” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатенең максаты: светофорның төсләрен аера белү, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү; урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү. Әлеге сөйләшү укучылар өчен файдалы булсын!
-
“Россия юллары белән” 16.09.2024

Мәктәбебездә “Мөһим сөйләшүләр” дәресләре үткәрелде. Әлеге дәрес “Россия юллары буйлап” дип аталган иде. Дәреснең максаты: укучыларда илнең транспорт системасы турында белемнәрен арттыру, Россия тимер юлларының ил үсешенә керткән өлеше, тимер юлчы һөнәрләренең күптөрлелеге турында күзаллаулар формалаштыру, гражданлык хисе һәм Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
-
14.09.2024

Праздник, который призван обратить внимание и уважение к старшим. В преддверии Дня пожилого человека, наши ученики сделали своими руками поздравительные открытки. Спасибо родителям, за воспитание таких учеников, способных с детства осознавать мудрость и оказывать уважение к старшему поколению.
-
Россия минем - офыкларым 12.09.2024

Бүген, 12 нче сентябрь көнне, “Россия – минем офыкларым” дәрестән тыш эшчәнлеге берничә кызыклы тармакка багышланган иде: “Мәгариф һәм фән төрлелеге”, “Транспорт”, “Авыл хуҗалыгы”, “Медицина”. Әлеге белемнәр укучыларга тормышта үз юлларын табарга, күңелләре нәрсәгә ятуын, илебездә нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ булуын аңларга ярдәм итә.
-
Классный час «Алкоголь и подросток» 06.09.2024

В 5-9 классах были проведены классные часы на тему «Алкоголь и подросток». Цель: формировать негативное отношение к алкогольным напиткам, алкоголизму; побуждать сопротивление вредным привычкам, к самопознанию, саморазвитию; развивать коммуникативные навыки и умения.
Задачи: расширить представления несовершеннолетних о вреде алкогольных напитков; развить критическое мышление к происходящим вокруг явлениям, воспитать нетерпимость к алкоголю. Классный час сопровождался презентацией. Также была проведена беседа о вреде алкоголя, о необходимости вести здоровый образ жизни.
-
Яшүсмерләр алкоголизмы - җәмгыятьнең җитди проблемасы. 05.09.2024

Алкоголизм - көчле хроник авыру. Ул озак вакыт даими рәвештә алкоголь эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Организмның яңа паталогик рәвешкә күчүе, һәрвакыт алкоголь эчемлек эчәсе килү күзәтелә. Организмның алкогольгә каршы тору (түзә алу) дәрәҗәсе үзгәрә. Алкоголь кулланган кешедә йөрәк авырулары 2 тапкыр, аш кайнату органнары авырулары 18 тапкыр, сулыш алу органнары авырулары 4 тапкыр күбрәк күзәтелә. Алкоголизмны дәвалап була, ләкин бу процесс бик авыр һәм озак вакыт тәлап итә. Алкогольнең нәрсә белән куркыныч булуы турында бугенге класс сәгатьләрендә укучыларга аңлатылды.
-
День солидарности борьбы с терроризмом 04.09.2024

Ежегодно, 3 сентября, в России отмечается День солидарности борьбы с терроризмом. Эта дата связана с трагическими событиями, произошедшими в первые сентябрьские дни 2004 года в Беслане. В нашей школе прошли классные часы, посвященные Дню солидарности в борьбе с терроризмом.
-
Белем көне 01.09.2024

Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар! Сезне сентябрьнең матур бәйрәме — Белем көне белән котлыйбыз. Сезгә яңа белемнәр үзләштерү процессында уңышлар, җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм шатлыклы уку елы телибез.











