Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Мәктәп ярминкәсендә 24.08.2019

24 август көнне Арча район мәгариф хезмәткәрләренең ярминкәсе гөрләде. Ярминкәдә Шушмабаш урта мәктәбе бакчасында үстерелгән бай ассортимент тәкъдим итте.
-
Чәчәк фестивале 24.08.2019

24 августта Җиңү паркында чәчәк фестивале булып узды. Шушмабаш урта мәктәбе 2019-Театр елы уңаеннан әзерләнгән "Театр-милләтебезнең йөзек кашы" дип исемләнгән чәчәк композициясен тәкъдим итте. Яшь артистларыбыз кунакларга татар драматургиясенең иң популяр "Зәңгәр шәл" спектаклен уйнап күрсәтте.
-
Чәчәкле җәй 20.08.2019

Шушмабаш мәктәбенең бакчасын җәен искиткеч гүзәл матур гөлләмәрнең , "Сихри тавис кошы", "Акыллы ябалак", "Җәйге палитра", "Милли орнамент " һ.б.чәчәк композицияләренең аллы-гөлле чәчкәләре бизи. Бу укытучыларның һәм укучыларның, техник хезмәткәрләрнең зур, тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә мәктәбебезнең эчен, озакламый яраткан укучыларыбызның нурлы йөзләре бизәр.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 13.08.2019

Быелгы җәй мул яңгырлы булды,шуңа күрә мәктәп яны тәҗрибә участогындагы уңыш та мулдан.
-
Эшли-эшли ял итәбез! 30.07.2019

Мәктәп бакчасында эш гөрләп бара.Суган һәм сарымсак уңышы җыеп алынып саклануга урнаштырылды. Кәбестә, кишер, чөгендер түтәлләре чүпләрдән чистартып, төпләре йомшартылды. Чәчәклектә аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли. Эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле!!!
-
Яңа уку елына әзерлек бара 28.07.2019

Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара. Кабинетларда ремонт эшләре башкарылды, мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде.
-
Бүген Сабантуй бездә! 20.06.2019

Иртән йокылардан торып йөгерә-йөгерә үзебезнең яратап йөргән "Күбәләкләр" мәктәп яны лагерына килдек. Тәннәребезне язып иртәнге гимнастика ясап, ашханәдә без яраткан тәмле боткаларны ашап лагерь Сабантуйга әзерлек эшләрен башладык. Бүген бездә- Сабантуй! Әйбер кисү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, "Мин герой " уеннарында барлык балалар катнашты, Сабантуйда берәү дә бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле булды.
Көннең икенче яртысында группада лагерь балалары өчен татарча дискәтүк үтте.
-
Республиканская акция "Здоровая пробежка" 20.06.2019

Отряд "SMAK" Самостоятельные дети провели республиканскую акцию "Здоровая пробежка"
-
“Гиннес-шоу” 19.06.2019

Бүген иртәнге аштан сон балалар мәктәпнең актлар залында табигатькә багышланган шигырьләр укыдылар,табигатьнең матурлыгын шигырь юлларында ишетеп күз алладылар. Табигатьне яратырга,сакларга өйрәнделәр. Ә анна соң “Гиннес-шоу”да катнашып “Иң озын толым”, “Иң нечкә бил”, “Иң таза”, “Иң зур аяк”, “Иң зур колак”, “Зәңгәр күз” дип исемләнгән реккордлар билгеләнде. Лагерьның “Гиннес дәфтәрен “ булдырып реккорд куючы укучыларны язып куйдык. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Республиканская акция "Вместе все мы всё преодолеем" 19.06.2019

Бүген мәктәпнең "SMAK" отряды "Вместе мы все преодолеем" дип исемләнгән республика акциясендә катнаштылар.
















