Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Кояшка үрелә гөлләр дә 22.03.2015

11 класс укучылары атна дәвамында мәктәпкүләм дежур тордылар. Һәрвакыттагыча гөлләрне дә игътибарсыз калдырмадылар.Күп еллар дәвамында биология укытучылары Рузилә Рафиковна белән берлектә гөлләрне яратып карадылар. Рәхмәт аларга.
-
Мәктәпкүләм соңгы дежурлык 22.03.2015

Атна дәвамында 11 класс укучылары соңгы тапкыр мәктәпкүләм дежур тордылар. Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна өченче чирекне йомгаклау линейкасында укучыларга бу мәсьәләдәге фикерләрегезне башкаларга да җиткерегез диеп, сүз бирде. Укучыларның : "Мәктәпне саклагыз,безнең кебек матур булыгыз" һ.б.шундый фикерләре тыңланды. Укыту - тәрбия завучы Чулпан Миннуловна тулы отчетлар язып, эчтәлекле матур "Яшен" чыгарып дежурлыкка йомгак ясый торган класс булдыгыз, диеп мактады. Киләчәктә уңышлар сезгә, укучылар!
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2015" - иң шәп фестиваль! 22.03.2015

21 март көнне Арча мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең гала-концерты узды. Мәктәбебезнең яшь "йолдызчыклары" Ахмадуллина Лилия (җитәкчесе - Самигуллина Ч.М.) һәм Елисеева Камилла (җитәкчесе - Тазетдинова Г.Р.) конферанс номинациясендә җиңүче-лауреатлар булдылар. Инде хәзер бик тырышып Биектауда узачак зона ярышларына әзерләнәләр. Кызларыбызга уңышлар телибез!
-
Белемгә омтылыш дәвамлы,ныклы уйланган булсын иде 22.03.2015

ВУЗлар турында материаллар туплау, кызыксыну, яңалыклар белән танышу, киңәшләшү дәвам итә...
-
Карга боткасы нинди тәмле 22.03.2015

21 март көнне үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә без,11 класс укучыларына Карга боткасы пешерелгән күңелле ашханәдәге эшне оештыру йөкләнгән иде. Һәрберебезнең өлеше кергән төрледән-төрле ярмалар,тәмле җимешләр белән телне йотарлык ботканы саф һавада, кояш нурлары иркәләвендә, кошлар чыркылдашуында тәмләп ашадык. Повар апаларыбыз гадәттәгечә бик тәмле пешергәннәр иде. Өстәмәләр салдырып, кайнар чәйләр эчеп ошатып сыйланды дусларыбыз. Бәйрәмнең бик күңелле өлешенең берсе иде бу - ашханә. Рәхмәт һәммәгезгә дә!
-
Шушмабашта Нәүрүз бәйрәме 22.03.2015

Кадерле дуслар! Сезне халкыбыз йолаларының берсе- Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез!Барлык өметләрегез тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!
Ә мәктәбебездә чын-чынлап бәйрәм рухы иде бүген. Урамда пешкән хуш исле, телеңне йотарлык карга боткасы ашау үзе генә дә ни тора! Укучыларыбыз тәмле ботка белән сыйландылар, төрле уеннар һәм җырлар ярдәмендә Яз килүен котладылар. Ә бәйрәмнең азагы символик карачкы ягу белән тәмамланды. Барлык начар гадәтләр алтынсу ут ялкынына чорналып безнең мәктәбебездән юкка чыкты. Бәйрәм белән!
-
"70 еллыкка-70 оя" 22.03.2015

"70 еллыкка-70оя " акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары күп итеп сыерчык оялары ясады. Сыерчык оялары конкурсы буенча нәтиҗәләр дә билгеле булды: башлангыч класслар арасында 1 урын-Гараева Назлыгөл, 2 урын-Тазетдинова Зәлия, 3 урын-Валиев Фаил, ә урта һәм югары өлештә 1 урын-Хәйруллина Ләйлә, 2 урын-Хадиев Илгиз, 3 урын-Нуриева Кадрия. Шулай ук номинацияләр буенча да урыннар билгеләнде. "Иң оригиналь сыерчык оясы" номинациясе-Хасанов Фәрит, "Иң җыйнак сыерчык оясы" -Каримов Камил, "Иң зур сыерчык оясы" номинациясе-" Гиззатуллин Айназ, Муртазин Булат , "Иң ишле гаиләле сыерчык оясы" номинациясе- Шамсетдинов Рәдис һәм Шамсетдинова Рәмзия, "Иң нечкә билле сыерчыклар өчен оя" номинациясе-Хадиева Рамилә. Сыерчык оялары ясаган һәрбер укучыга һәм аларның әти-әниләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Туган якларыбызга матурлык бүләк итүче кошкайлар! Без сезне каршыларга әзер!
-
Шекә мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме 21.03.2015

Шекә мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды
Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Уйнап күңел ачам дип
Мәктәпкә килде һәркем.
Кадерле әниләр, хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да яз бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык-сәламәтлек алып килсен!
Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын!
Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!
-
"70 еллыкка 70 оя" акциясе дәвам итә 21.03.2015

Мәктәбебездә "70 еллыкка 70 оя" акциясе дәвам итә.Укучылар актив рәвештә катнашалар.5 класс укучылары да үзләренең оялары белән оялар санын арттырдылар.
-
Нәүрүз килә! 21.03.2015

Бүген мәктәбебездә нәүрүз бәйрәме гөрләде. Һәр класс укучылары бу бәйрәмгә тырышып әзерләнде. Кышның китүен, ә язның җиргә аяк басуын аңлатучы символ-карачкы ягу күренешен дә күзәттек. Ә карачкыны 10 класс укучылары әзерләде.
















