Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
"БДИ рәсемнәрдә" БДИ сорауларына күзәтү 05.04.2016

Бүген биология түгәрәкләре кысаларында биологиядән экзамен бирүче 9-11 класс укучылары БДИ вариантының 35 нче соравын анализларга әзерләнеп килеп (11кл.-2-3 рәсем, 9,10 класс укучылары - 1әр рәсем) аудитория каршында чыгыш ясадылар. Практикум сөйләүчегә дә,тыңлаучыга да,әңгәмәдә катнашучыга да файдалы булды. Биология укытучылары Чулпан Миннуловна һәм Рузилә Рафиковна укучыларга уңышлар теләделәр.Тырышуны дәвам итәргә өндәделәр.
-
Киләчәгебез өметле 04.04.2016

Башлангыч класс укучылары робототехника түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Эшләренең нәтиҗәсен күрү аеруча сөендерә. Афәрин егетләр!
-
Дәрес конференция "Промышленностьта су кулланылышы" 04.04.2016

Бүген 10 класс укучылары дөньяның икътисади һәм социаль географиясеннән “Промышленностьта су кулланылышы” дип исемләнгән дәрес - конференциядә промышленность тармаклары турында, һәм аларда су куллану , җитештерүнең суга бәйлелеген ачыклаган чыгышларын презентацияләр ярдәмендә җиткерделәр. Укытучылары Рузилә Рафиковнаның һәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Традицион бәйрәм - химикларга кабул итү 04.04.2016

Бүген химия укытучысы Лилия Шамилевна 8 класслар өчен үзенең традицион бәйрәмен- химикларга кабул итү кичәсе үткәрде. Бәйрәмне укытучы БДИ бирүче укучылары белән матур, эчтәлекле итеп әзерләп, истә калырлык күңелле итеп алып бардылар.Теоретик сораулар да, приборлар белү дә, химик элементларны тану да һәм тагын күп кенә химик сынауларны үтү кирәк булды укучыларга. Галим –химикның сихерле таягы ясаган матур төстәге компотлар да, химияне өйрәнүчеләр турында мультфильмнар да, бирелгән антлар да , истәлеккә тапшырылган дипломнар да укучыларга бик тә ошады.
-
Сингапур укулары
03.04.2016
1 апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбе базасында чираттагы Сингапур укулары үтте. Укуларда Апаз, Ашытбаш, Носы, Хәсәншәех, Пөшәнгәр ,Шушмабаш мәктәбе педагоглары катнашты.Тренерлар укытучыларга креатив фикерләү , аның төрләре, укыту процессында ничек итеп балаларда креатив фикерләү формалаштыру хакында сөйләделәр.
-
02.04.2016 02.04.2016

2 апреля (в Международный день детской книги)ученица 7 класса Ахмадуллина Лилия приняла участие в V Всероссийском конкурсе юных чтецов "Живая классика" на базе МБОУ "Лицей №9 им.А.С.Пушкина" Зеленодольского района.Она достойно представила наш район.Молодец!!!
-
2 апрель-Китап көне 02.04.2016

2 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.Укучылар китапханәдә викторинада катнаштылар.Иң күп китап укучыны билгеләделәр.
-
Химиядән ачык түгәрәк занятиесе 02.04.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында химиядән ачык түгәрәк занятиесе булып узды. Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш. "Оксидлашу-кайтарылу реакцияләре" темасын видеофрагментлар, тәҗрибәләр ярдәмендә аңлатты. Укучылар эшлекле уен барышында имтихандагы катлаулы биремнәрне бергәләп үтәделәр, үзләре тәҗрибәләр үткәрделәр. Дәрес файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Язны сәламли кошлар!" 02.04.2016

1 апрель-Кошлар көне уңаеннан "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда кошлар турында күңелле, файдалы мәгълүматлар куелды һәм укучыларның язгы пейзажны сурәтләгән рәсемнәре урын алды.
-
1 апрель-Кошлар көне 02.04.2016

1 апрель-кошлар көне уңаеннан ОГЭ һәм БДИ бирүче 9-11 класс укучыларына "Кошларга гомуми характеристика, кошларның экологик группалары һәм әһәмияте" турында видеолекция бирелде. Биология укытучылары Самигуллина Ч.М.һәм Хадиева Р.Р. укучыларны имтиханда очрый торган сорауларга җаваплар белән кабаттан таныштырып, материалны ныгыттылар.
















