Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Тукай-мәңгелек исем 26.04.2016

Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре,җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла. Без дә Шекә укучылары, Тукай иҗатын өйрәнәбез.Аның иҗаты буенча КВН үткәрдек. "Яз галәмәтләре" белән "Карлыгач "командалары ярышты. "Яз галәмәтәләре" командасы беренче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 26.04.2016

Тукай иҗатын өйрәнү максатыннан башлангыч класс укучылары белән "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Чара кысаларында Тукайның бала чагы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Республика буенча татар теленнән тест эшләү
25.04.2016
25. 04.2016. Бүген 9 класс укучылары ЕРТ эшләре эшләп кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелеп килә. Бөек шагыйрьебезнең әсәрләренә багышлап кул эшләре конкурсы игълан ителде. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур эшләрне бүген күргәзмәгә тәкъдим иттеләр.
-
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш 25.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгын каршы алган бу көннәрдә башлангыч класс укучылары аның әсәрләренә багышланган кул эшләре әзерләде. Бөек шагыйребез иҗатын кече яшьтән үк яратып өйрәнәбез.
-
Котлыйбыз!!!
24.04.2016
23 март көнне Кукмара күп профильле лицеенда Р.И.Утямышев исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе булды. 10 класс укучылары Самигуллина А.һәм Гарифуллина Г. конференциядә уңышлы чыгыш ясап 3 урын алдылар. Кызларны һәм аларның фәнни җитәкчеләре Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. ны котлыйбыз. Иҗат уңышлары телибез!
-
Волейбол ярышы 22.04.2016

21 апрель көнне мәктәбебездә төп мәктәпләр арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды.Бу ярышта 1 урынны Шурабаш мәктәбе ,2 урынны Иске ашыт мәктәбе,3 урынны Хәсәншәех мәктәбе егетләре алды.Кызлар арасында 1 урынны Носы мәктәбе,2 урынны Яңа Кишет мәктәбе алды.Аларга финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Без Тукай әсәрләрен яратабыз 22.04.2016

Габдулла Тукай -өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән.Хәзер без өйрәнәбез. Алар җанны җылыта,күңелне яктырта Туган телгә мәхәббәт уята.Без Тукайны һәм аның үлемсез шигырьләрен яратабыз.
-
Психологлар белән очрашу 21.04.2016

21 апрель көнне Шушмабаш, Ашытбаш, Апаз урта мәктәбенең10 сыйныф укучылары психологлар белән очраштылар. Психологлар тарафыннан үткәрелгән тренинглар,уеннар укучылар өчен файдалы булды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 21.04.2016

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Атналык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә. 20 апрель көнне, 10 нчы сыйныфта, кеше гомерен саклап калучылар-донорлар- турында класс сәгате узды. Укучылар бу әңгәмәдә кан һәм плазма бирүнең тәртибе һәм мөһимлеге турында сөйләштеләр.
















