Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Бакчабызда кар сыннары. 23.12.2015 Бакчабызда берсеннэн-берсе матур,мэhабэт кар сыннары калкып чыкты.Экияти сыннар бакча мэйданчыгыннан сихри караш белэн каршы алалар сыман.Балалар шул сыннарга карап соенэлэр.

-
"Үз-үзебезне өйрәнәбез" 21.12.2015 Зурлар төркеме балалары "Үз-үзебезне өйрәнәбез" дип исемләнгән дидактик уенны яратып уйныйлар. Кеше төзелешен өйрәнергә ярдәм итүче бу уен белән балалар бик кызыксынып уйныйлар. Тәрбияче Голшат апалары аларга кешедәге органнарны аерып күрсәтә белергә, аларның төзелеше, кеше өчен әһәмиятен аңларга ярдәм итә

-
Интерактив уенчыклар кулланабыз. 18.12.2015

Интерактив уенчыклар тәрбия һәм белем бирүдә аерылгысыз ярдәмчеләребез. Балалар өчен кызыклы булган бу уенчыклар ике дәүләт телен өйрәнүдә дә булышлык итәләр. Балаларны әңгәмәдә катнашырга, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүдә интерактив уенчыкларның әһәмияте бик зур. Бу рәсемдә балаларның тәрбияче Райлә апалары ядәмендә Лунтик белән әңгәмә уздырган вакытын күрәсез.
-
Балар белән берлектә кул эше. 14.12.2015 Бакчабызда Яңа елны каршы алырга күп эшләр башкарыла. Балалар белән берлектә Кар бабай ясадык. Сабыйлар үзләренең хезмәте кергән кул эшен күреп сөенделәр.Аларда алга таба да яңа әйберләр ясау теләге туды.

-
Балалар курчак театры уйный. 10.12.2015 Балаларның сөйләмен баетырга, үстерергә ярдәм итүче чараларның берсе буларак, курчак театры- балалар белән эшләүдә киң кулланыла. Беренчедән, балаларыбыз курчак театры аша аралашырга, сәнгатьле сөйләшергә өйрәнсәләр, икенчедән язучылар иҗаты, халык әкиятләре белән танышып,аларның тәрбияви асылына төшенәләр.

-
"Голосок" конкурсында катнаштык. 08.12.2015

Бүген "Арча балалар бакчасы №11"Күбәләк" базасында "Голосок" конкурсы булып узды.Безнең бакчадан да яшь талантыбыз Самигуллина Иркә бу конкурста катнашты һәм диплом яулап кайтты.
-
Әти-әниләр белән берлектә рәсем күргәзмәсе 07.12.2015 Зурлар төркемендә"Ак карлар патшалыгында" дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәгә чарасы әти-әниләр белән берлектә узды.Балалар бу чарага бик кызыксынып һәм теләп катнашты.Күңел җылысын салып ясалган эшләргә йомгак ясалды.

-
Әти-әниләр җыелышы. 01.12.2015

Бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Биредә бакча мөдире һәм төркем тәрбиячеләре катнашты.Әти-әниләргә чыгышта балалар бакчасында умк куллану турында сөйләнде.Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасының старт алуы; бу программаны тормышка ашыру өчен балалар бакчасы умк комплектлары, ноутбуклар,экраннар, белән җиһазлануы турында әйтелде.Бүгенге көндә яңа укыту методик әсбаплар, күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннары, эш дәфтәрләре белән эшләвебезне якыннан таныштырдык.
-
Бакчабызда "Әниләр бәйрәме"! 30.11.2015

Бүген бакчабызда әниләр бәйрәмен билгеләп үттек.Бәйрәмчә бизәлгән залда балалар үзләренең әниләрен котлап төрле һөнәрләр күрсәттеләр.Бәйрәм бик матур,зәвыклы булды,әниләр катнашында кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барды.Балалар да,әниләр дә шат иде.
-
Бәйрәм белән,ӘНИЛӘР! 29.11.2015 Кадерле әниләр!Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сез – яклаучы да, саклаучы да, барыр юлны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояш та. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!










