Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә суган һәм борчак,арпа культураларын күзәтү. 11.03.2016

Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак),арпа белән тирәннәнрәк таныштыру максатыннан табигать почмагында күзәтүләр алып барабыз. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтәбез. Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтәбез, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерәбез.
-
"Төп йорт килене-2016" бәйгесе. 10.03.2016

Бакчабыз тәрбиячесе Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы район күләмендә уздырылган "Төп йорт килене-2016" бәйгесенең финал өлешенә чыгып җиңү яулады. Барлык коллектив исеменнән аны котлыйбыз. Киләчәктә дә сәләмәтлек, зур уңышлар, сабырлык, тигез, матур тормыш телибез.
-
Халыкара хатын- кызлар көне белән! 08.03.2016 Хөрмәтле хатын-кызлар!Йөзегездә беркайчан да елмаю сүнмәсен, бәхет-шатлыклар сезнең нурлы йөзегезне һәрвакыт яктыртып торсын! Сау-сәламәт булыгыз, күңелегездә бары тик якты хисләр генә яшәсен. Туган һәр якты көн сезгә яңа бәхет, яңа куанычлар гына китерсен!

-
Бакчабызда -Әниләр бәйрәме. 04.03.2016 Дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелле ял минутлары бүләк иткән “Ак каен” бакча коллективына, күз карасы кебек кадерле балаларыбызга зур рәхмәтләребезне ирештерәбез, еллар тыныч булсын да, һәр әни балаларыныннан бары игелекләр генә күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәсен.

-
Әти-әниләргә киңәшләр. 03.03.2016 Балаларны тәрбияләүдә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең роле гаятъ зур, ләкин, хөрмәтле әти-әниләр, шуны да истән чыгармаска кирәк: яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Ләкин чын тәрбия беръяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә.Әти-әниләр белән бергәлектә эшләү максатыннан без дә күп төрле эшләр башкарабыз.Шулай ук әти-әниләр почмагын төрле киңәшләр,консультацияләр белән тулыландырып торабыз.

-
Хәрәкәтле уеннар. 02.03.2016 Уенар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенче яктан күп кенә уенар эстетик тәрбия бирүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уеның сүзләрен сәнгатле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары- болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә.

-
Китапханәче бездә кунакта. 01.03.2016 Бүген балалар бакчасына авыл китапханәсендә эшләүче Чулпан Фәргатовна кунакка килде. Ул нәниләргә бик күп матур күчтәнәч алып килде – балалар өчен язылган бик матур китаплар күргәзмәсе. Очрашу башында балалар белән әкиятләр турында әңгәмә оештырды, аннан соң үзе оештырган күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды.Балалар кунак апа алып килгән китапларны кызыксынып карады, рәхәтләнеп әкият тыңладылар, табышмаклар чиштеләр. Чулпан апалары биргән сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче апа балаларны авыл китапханәсенә кунакка чакырды.

-
Сөйләм телен үстерү эшчәнлеге. 29.02.2016

Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра(хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра. Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМК да бик күп әдәби әсәрләргә сюжетлы рәсемнәр кулланырга мөмкинлек бирелгән.Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан, әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырыла.Тәрбияче тарафыннан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята.
-
Г.Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырдык. 26.02.2016 Г.Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан,шагырьнең әсәрләренә карата балалар һәм әти-әниләр белән бергә ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык.

-
Иртәнге гимнастика. 25.02.2016

Иртәнге гимнастиканың нинди әһәмияте бар соң? Көн дә ясалган иртәнге күнегүләр аяк, кул, корсак һәм арка мускулларын ныгыта. Моннан тыш, йөрәк һәм үпкә эшчәнлеге әйбәтләнә, кешенең гәүдә торышы яхшыра. Иртәнге гимнастика көндә берүк вакытта ясала икән, баланың ихтыяр көче дә арта. Ул әлеге көн тәртибенә күнегә, үзен яхшы хис итә башлый. Безнең бакчабызда да иртәнге гимнастика һәркөн саен музыка җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Габделәхәтовна белән бик мавыктыргыч һәм җанлы үтә.









