Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Г.Тукайга багышланган почмакны тулыландырдык. 24.02.2016

Быел татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Г.Тукайга багышланган почмакны тулыландырдык.Шагырьнең әдәби әсәрләренә багышлап, балалар белән берлектә эшләнгән кул эшләрен дә урнаштырдык.
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле ир-егетләребез! 23.02.2016 Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз. Кечкенә, үсмер, яшь, урта буын, чәчләрегезгә чал төшкән аксакал булсагыз да – барыгызны да бәйрәм белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!!! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, эшегездә зурдан - зур үрләр яулавыгызны, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.

-
ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕК. 20.02.2016 Бүген бакчабызда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Бәйрәмгә әтиләребезне кунакка чакырдык. Бәйрәмдә әтиләребезгә һөнәрләребезне күрсәттек, үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырдык.Әтиләребезне дә сынап карадык, биргән биремнәрне алар да төгәл үтәделәр. Бу бәйрәм бабайларга, әтиләргә һәм шулай ук безнең малайларга багышланды. Безнең малайларыбыз датизрәк үсеп җитәрләр, чик буйларында туган илебезне сакларлар.Бәйрәм күңелле үтте.

-
"Төп йорт килене-2016" район конкурсы. 19.02.2016

Бакчабыз тәрбиячесе Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы "Төп йорт килене-2016" район конкурсынын авыл җирлекләре арасында уздырылган бәйгедә катнашты. Бәйге татар халкының гореф–гадәтләрен саклауның гаилә өчен мөһимлеген ачыклау, татар хатын–кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек тәрбияләү максатында үткәрелә.
-
Экология почмагы. 18.02.2016 Балаларга экологик белем бирү- төп бурычларыбызның берсе буларак , бу юнәлештә эзлекле эш алып барырга тырышабыз. Бакчабызда авылның чын йөзен, гүзәл табигатен, сафлыгын яктырткан мондый почмакларыбыз да шактый.

-
"Яшел ут-2016 "конкурсы 17.02.2016 Югары категорияле тәрбиячебез Нигматзянова Суфия республика күләмендә үткәрелгән "Яшел ут-2016 "конкурсының район этабында катнашып балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган мероприятие уздырды. Балалар әкиятләр шәһәрчегендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Әкият геройларын юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр.

-
Мәктәп укучылары белән саф һавада күңелле эстафета уеннары. 16.02.2016 Мәктәп белән бердәм, тыгыз элемтәдә торып эшләү, ике арадагы дуслыкны ныгыту максатыннан очрашуларны еш уздырабыз. Күңелле эстафета ярышлары һәркемнең күңелен күтәреп кенә калмыйча, сәламәтлекне ныгытырга, саф һавада рәхәтләнеп ял итәргә, әкият геройлары белән күңел ачарга да мөмкинчелек бирә.

-
Мәктәп укучылары бездә кунакта. 15.02.2016 УМК ны нәтиҗәле кулланып, балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү чараларының берсе буларак, башлангыч сыйныф укучылары белән рус телендә экологик викторина уздырдык. Балаларның рус телендә иркен аралашулары, активлыклары һәр ике як өчен дә сөенеч тудырды. Балаларның әйләнә тирәлек турында белемнәре, тереклек белән кызыксынулары канәгатьләнү хисләре тудырды

-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. 12.02.2016 Уртанчылар төркемендә,үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан, тәрбияче Ибатуллина Фәния кисеп-ябыштыру эшчәнлеге үткәрде. Үткәрү формасы: Уен-эшчәнлек. Максат: Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү (түгәрәк, турыпочмаклы өлешләрен кисәргә өйрәтү). Бурычлар: Тәрбияви: тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру. Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү. Белем дәрәҗәсен үстерү: психик процессларны үстерү; игьтибарлылык, хәтер, фикерләү. Укыту, өйрәтү: транспорт төрләре буенча белемнәрне ныгыту.Төрләре буенча аера белүне формалаштыру,исемнәрен дөрес әйтү.Балаларның белем дәрәҗәсен тирәнәйтү. Нәтижә: Тәрбияче соравына тулы итеп җавап бирү. Сөйләм вакытында аралашу.Транспорт турында табышмаклар әйтү. Кисеп ябыштыру вакытында активлык күрсәтү.

-
Гөлләр тәрбиялибез. 11.02.2016

Экологик тәрбия бирүне тагын да тирәнәйтү максатыннан группа бүлмәсендә табигать почмагы бар. Анда без төрле гөлләр, аквариум һәм балалар хезмәте өчен кирәк булган әсбаплар урнаштырдык. Уртанчылар белән бүлмә гөлләре белән таныштырганда шөгыльне табигать почмагында үткәрәбез.Гөлләрнен яфрак формаларын, яфрак, чәчәк төсен күзәтәбез. Табигать почмагында төрле тәҗрибәләр, күзәтүләр алып барабыз. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләренә төшендерәбез: алар сулый, ничек сулый? – Яфраклары аша. Су эчәләр, тукланалар- тамырлары аша. Бер көнне караңгыга куеп су сипми торабыз. Моннан балалар белән бергәләп нәтиҗә ясыйбыз: гөлләр тере. Алар сулыйлар, тукланалар, үсәләр. Шуның өчен дә аларга яхшы шартлар тудырырга кирәк. Гөлләр һәрвакыт игътибар сорыйлар. Алар уссен өчен, безгә матурлык өстәсен өчен аларга яктылык, җылылык, су кирәк. Балалар моны бик яхшы аңлыйлар, табигать почмагында деҗур торалар, гөл яфракларының тузаннарын сөртеп, су сибеп торалар.









