Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Ел укытучысы" конкурсы башланып китте 13.12.2017

"Ел укытучысы" Республика конкурсының муниципаль этабының зона ярышлыры башланып китте. 13нче декабрь көнне Арчаның 1нче номерлы мәктәбендә иң оста мөгаллимнәр көч сынаштылар. Безнең мәктәптән югары квалификацияле география укытучысы Хөсәенова Наҗия Гаптелфәрт кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Аңа уңышлар телибез!
-
Хоккейда да сынатмыйбыз 11.12.2017

Бүген 9 нчы декабрь көнне Боз сараенда 2009 нчы елгы малайлар катнашында хоккей буенча Яңа ел турниры оештырылды. Бу турнирда безнең мәктәптән дә хоккей классында укучы балаларыбыз катнашты. Турнирда “Ак Барс”, “Нефтяник”(Әлмәт шәһәре), “Зилант” (Казан), “Биектау”, “Ястреб” (Арча) командалары катнашты. Район данын яклап чыгыш ясаган “Ястреб” командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
10 нчы декабрь - кеше хокукларының халыкара көне 07.12.2017

Бүген бездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәфәрова Г.В. тарафыннан кеше хокукларына багышланган бердәм дәрес үткәрелде. Бердәм дәреснең максаты: илебездә укучы яшь гражданнарның хокукый мәдәниятен формалаштыру.
1997 нче елда “Россия Федерациясенең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле турында”Федераль конституцион Закон кабул ителгән. Закон кабул ителүгә 20 ел тула.
Дәрестә Арча районы иҗтимагый Совет рәисе, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Хидиятов Р.Ә. катнашты. Ул укучыларны вәкаләтле вәкил башкарган эшләр белән таныштырды, халык контроле мәсьәләләренә, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне хәл итүгә тукталды. -
Җиңүләр дәвам итә... 05.12.2017

Мәктәп укучыларының район олимпиадасындагы җиңүләр дәвам итә:
җәмгыять белеме буенча 7А класс укучысы Гайфутдинов Р.Ф. 3 урынны, ә 10А класс укучысы Мостафина С.Д. 2 урынны яуладылар (укытучылары - Сафарова Гөлзирә Вазих кызы).
Тәбриклибез җиңүчеләрне!!! -
9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне 05.12.2017

9 нчы декабрь – Ватан Геройлары көне, Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата Россия Федерациясенең Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 нче елда билгеләнгән.
Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 нче елга барып тоташа.
Бу көнне Георгий кавалерлары батырларын хөрмәтләгәннәр. Шушы истәлекле дата уңаеннан, безнең мәктәптә хәрби һөнәр ияләре , геройлар белән очрашу оештырылды. Очрашуда Россия Федерациясе герое Сафин Д.А., Арча муниципаль районы хәрби комиссары Борһанов А.Ә., полковник Абубакиров Р.И., запастагы майор Козлов Ю.Г., III ранг капитаны Әхмәдуллин М.Р., мичман Рахматуллин И.М., прапорщик Заббаров Р.Р. катнаштылар.
Якташ геройлардан Социалистик хезмәт герое Габдрахманова Стелла Зәки кызы булуы да укучыларыбыз өчен бик файдалы булды. Хәрби һөнәр ияләре, геройлар укучылар өчен “Герой булу – ни дигән сүз” темасына үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. -
Укучылар олимпиадасында җиңүчеләр саны арта 04.12.2017

Технология буенча узган укучылар олимпиадасы Арчаның 6нчы мәктәбенең җиңүчеләр исемлеген тагын бер укучыга арттырды. 8Б класс укучысы Мостафина К. беренче урын яулады (укытучысы - Ибрагимова Гөлназ Тәлгать кызы).
-
Укулар дәвам итә. 03.12.2017

1нче декабрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә башланып киткән укулар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә дәвам иттеләр.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының хезмәткәрләре һәр көнне, Арча каласына килеп, безнең мәктәп мөгәллимнәренә уку һәм тәрбия өлкәсендәге алдынгы алымнар белән таныштырдылар. -
Җиңүләр дәвам итә... 02.12.2017

Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбе ачылып эшли башлавына 1 ай вакыт та узмады, ә безнең укучылар олимпиада һәм спорт ярышларында призлы урыннар яулап сөендерә дә башладылар.
Шимбә көнне узган көрәш ярышларында безнең укучыларның күрсәткечләре:
Хидиятуллин А. (4А классы) - 2 урын (40 кг.га кадәрге үлчәүдә)
Салимов И. (5Б классы) - 3 урын (40 кг. үлчәүдә)
Муратов Д. (6Б классы) - 1 урын (50 кг.га кадәрге үлчәүдә)
Салахутдинов Р. (6Б классы) - 1 урын (60 кг. үлчәүдә)
Абдеев С. (6А классы) - 3 урын (65 кг. үлчәмдә)
Шайхиев А. (6А классы) - 3 урын (65 кг. үлчәмдә).
Командалар арасында Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенең көрәшчеләре 1 урынны яуладылар. Команданың тренеры - Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы.
Әфәрин, егетләр! - Экскурсия в центральную библиотеку 02.12.2017
-
Мәгарифне үстерү институты белән хезмәттәшлек башланып китте. 01.12.2017

1нче декабрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбенең укытучылар коллективы Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырылган хезмәттәшлекнең беренче өлешендәге укуларны башлап җибәрде. Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы "Эффектив педагогик технологияләр" темасы буенча чыгышын тәкъдим итте. Әлеге укулар "2014-2020нче елларда Татарстан Республикасында мәгариф һәм фәнне үстерү" дәүләт программасын гамәлгә кую кысасында оештырылды.













