Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Безнең укучылар Кыш бабай резиденциясендә булдылар 05.01.2018

5нче гыйнвар көнне автобуска төялеп безнең 6нчы мәктәп укучылары Кыш бабайның резиденциясенә юл тоттылар. Балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алдылар, алар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар. Мондый бәйрәмгә оештырып алып барганнары өчен балалар үзләренең класс җитәкчеләренә Гөлнар Ахкамовна белән Гөлзирә Вазиховнага рәхмәтлеләр.
-
Стадионында чаңгы ярышлары узды 05.01.2018

5нче гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышлар кызлар командалары һәм егетләр командалары арасында узды. Эстафетада Арчаның 6нчы номерлы мәктәп командасы да катнашты.
-
Оренбург өлкәсе татарлары бездә кунакта 04.01.2018

Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан безнең район белән танышырга мәктәп укучылары һәм укытучылардан торган делегация килде. Кунаклар Арчада төзелгән яңа 6нчы номерлы мәктәптә булдылар. Яңа заман таләпләренә туры китереп төзелгән мәктәпне күреп таң калдылар.
-
Оренбургтан кунаклар яңа мәктәпкә агыла 04.01.2018

Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан укучылар һәм укытучылардан торган делегация килеп китүгә күп тә узмады, безнең 6нчы номерлы мәктәп ишекләрен киң итеп ачып шул ук җирлектән килгән җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр килеп керделәр. Алар районыбызның эшмәкәрләре һәм авыл җирлекләренең эшчәнлеге белән танышып йөргәннәр. Көн азагында безнең яңа заман таләпләре белән төзелгән мәктәпне дә карап чыгарга уйлаганнар. Мәктәп диреторы Мухамадияров Р.Д. аларны яңа бина белән таныштырды.
-
Баскетбол ярышлары. 04.01.2018

4нче гыйнварда «Арча» спорт комплексында 2006—2009 елгы малайлар арасында баскетбол буенча ачык турнир булды. Ярышларда Арчаның 6нчы мәктәбе командасы да катнаштып 3нче урынны яулады. Катнашучыларның барычсына да «Арча» спорт комплексының медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
"Яңа ел тамашасы" спектакле 03.01.2018

Бүген, 3 нче гыйнвар көнне, Арча мәдәният йортында балалар өчен “Яңа ел тамашасы” исемле спектакль күрсәтелде. Спектакльне Арча педагогия көллияте студентлары куйды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 3-4 нче класс укучылары һәм ата-аналары катнашты. Балаларга бик ошады, алар канәгать калды.
-
Өстәл теннисы буенча 3нче урын 03.01.2018

Арча муниципаль районында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларда Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбе призлы 3нче урынны яулады.
Команда составы:
Муратов Д., Муратова Л., Гильмутдинов И., Мустафин Д., Гарипов И., Хидиятуллин А.
Тренер - Хидиятуллин Ф.Ф. -
Казан каласында кино карап кайттылар 02.01.2018

Кышкы каникулда 6Б класс укучылары, Казан каласына барып, Николай Куликов сценариясе буенча режиссер Антон Мегердичев тарафыннан төшерелгән "Югарыга хәрәкәт" ("Движение вверх") исемле кино карадылар. Татарстан каласына сәяхәт "Батут үзәге" белән тәмамланды. Укучыларга мондый бәйрәмне класс җитәкчесе Сабирова Гөлнар Ахкамовна ясады.
-
"Акчарлак" лагерының ябылышы 30.12.2017

Лагерь әкренләп ахырына якынлашты.Мәктәп яны лагерына балалар бик яратып йөрделәр.Бу көннәрдә укучылар өчен Яңа ел лотореясы үткәрелде.Отрядта төрле өстәл уеннары,рәсем конкурсы оештырылды,лагерьны ябуга багышланган линейкадан соң флешмоб балаларның күңеленә хуш килде.Укучылар лагерьда үткән һәрбер көнен сагынып искә алдылар.Иптәшләре белән саубуллаштылар.
-
"Сәләтле киләчәк" лагерының ябылышы 30.12.2017

Бүген 30 декабрь көнне "Сәләтле киләчәк" лагерының ябылышы булды.Лагерь укучылары флешмоб,әкияттән күренеш куйдылар. Укучылар дипломнар һәм Кыш Бабай күчтәнәчләре алдылар. Лагерь ябылышына мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ринат улы Ибрагимов һәм Зөлфия Риф кызы Калимуллина да чакырулы иде. Алар укучыларга киләчәктә уңышлар теләп Яңа ел бәйрәме белән котладылар.













