Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Встреча с руководителем программы "Университет талантов" 30.12.2017

30 декабря в лагере «Сәләтле киләчәк» прошла встреча учеников с руководителем Программы индивидуальной продюсерской поддержки «Университет Талантов» Ахметовой Аделей Маратовной.
-
Лагерьның бишенче көне 29.12.2017

Бүген, 29 декабрь көнне, Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә татар теленнән район олимпиадасында җиңгән укучылар өчен укулар булды. Бу укуларда Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты. Ул балаларга республика олимпиадасында очрарга мөмкин булган кайбер катлаулы биремнәрне аңлатты.
-
Олимпиадага әзерлек буенча укулар 29.12.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче "Сәләтле киләчәк" лагеренда төрле фәннәр буенча укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча эш алып барыла.Тарих укытучысы Г.В. тарих һәм җәмгыять белеме буенча сәләтле укучылар белән төрле эчтәлектәге укулар үткәрде.
-
Талантлар университеты 29.12.2017

Бүген безнең мәктәптә Бөтенроссия Талантлар Университеты конференциясе үтте. Семинарга Арча районыннан укытучылар чакырылды.
-
"Акчарлак" лагерының бишенче көне 29.12.2017

Мәктәп яны лагеры көн саен кызыклы,мавыктыргыч уеннар,конкурслар,викториналар белән үрелеп бара.Бүген дә балалар көннәрен бик күңелле итеп уздырдылар.”Җиңү паркына”барып рәхәтләнеп күңел ачтык.Көнебез файдалы һәм күңелле үтте.
-
Четвертый день лагеря 28.12.2017

4 день лагеря. Ребята посетили занятия по подготовке к олимпиадам республиканского этапа. После занятий тренер из Университета Талантов Ситдикова З.А. провела информационно технологическую игру QR.
-
"Акчарлак" лагерының дүртенче көне 28.12.2017

Бүген безнең “Акчарлак”ның дүртенче көне.Көн пландагыча иртәнге линейка һәм зарядка белән башланды.Юлда йөрү кагыйдәләрен белү кирәк!Шушы максатка яраклы рәвештә укучыларга әлеге темага багышланган чара оештырылды.Укучыларга юлларда сак булу,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кабат искәртелде.Чарага ГАИ инспекторлары чакырулы иде.Алар укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырды.Балалар актив катнаштылар.
-
"Мәхәббәт турында җыр" спектакле
28.12.2017
Бүген, ягъни 28 нче декабрь көнне Арча мәдәният йортында Казан Дәүләт аграр университеты студентлары һәм аларның җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән “Мәхәббәт турында җыр” исемле спектакль куелды. Безнең 6 нчы номерлы мәктәбебездән әлеге спектакльне карау бәхете 8 нче “А”,”Б” һәм 10 нчы “А” сыйныфы укучыларына тәтеде.
Беренче өлештә Казан Дәүләт аграр университеты турында белешмә бирелде, чыгарылыш сыйныф укучыларын укуларын әлеге университетта дәвам итә алулары һәм аның шартлары белән таныштырдылар.
Спектакль укучыларга да,укытучыларга да бик ошады. Студент егет – кызлар – чын талант ияләре. Аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, иҗат чишмәләренең саекмавын телисе килә.
-
"Акчарлак" лагерының өченче көне 27.12.2017

Мәктәп яны лагеры үз эшен дәвам итә.Бүгенге көн линейка һәм зарядка белән башланды.Иртәнге аштан сон балалар саф һавада уеннар уйнап,биеп,җырлап күңел ачтылар.Көннең икенче яртысында “Кышкы урман” темасына рәсем конкурсы үтте.
-
Третий день лагеря 27.12.2017

3 день лагеря. Были проведены занятия по подготовке к предметным олимпиадам силами учителей школ нашего района. По окончании занятий тренеры из Университета Талантов Ситдикова З.А. и Мустафина Л.Ф. провели музыкальный тренинг «Веселая карусель».













