МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Финанс грамоталылыгы дәресе 09.10.2019

Мәктәбебездә Россия Федерациясе Үзәк Банкы ярдәме белән оештырылган Финанс грамоталылыгы буенча онлайн – дәресләр дәвам итә. Югары класс укучылары әлеге дәресләрдә бик теләп катнашалар. Чираттагы шундый дәрес 8 – 9 класс укучылары өчен «Как защититься от кибермошенничества. Правила безопасности в киберпространстве» темасы астында үткәрелде.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 08.10.2019

Уку авыр хезмәт. Ә 9 нчы класста укучылар өчен икеләтә авыр ел: алда аларны имтиханнар көтә. Аларны уңышлы тапшыру өчен, бүгеннән үк җиң сызганып тотыну кирәк. Безнең мәктәптә дә 9класс укучылары сынау имтиханнары биреп карыйлар. Төп фәннәр:рус теле һәм математикадан инде үзләрен сынап карадылар.
-
Агач утырту көне 05.10.2019

Агач- куаклар тирә - як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу форсаттан төрле акцияләр күп оештырыла. Бүген дә - 5 октябрь көнне агач утырту көне дип игълан ителде. Бездә , үз чиратыбызда, табигатьне саклау максатыннан агачлар утырттык.
-
Профсоюз дәресе 04.10.2019

Бүген мәктәбебездә 7-9 класс укучылары өчен профсоюз дәресе үткәрелде. Дәрестә профсоюз оешмасы башкарган эшләр турында, аның ни өчен кирәк булуы һәм профком составы турында сөйләнелде. Дәрес ахырында Иске Кырлай башлангыч профсоюз оешмасы эше белән таныштылар.
-
Осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности" 03.10.2019

18 сентября в МБОУ "Старокырлайская ООШ" началась осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности".Эти уроки способствуют формированию у подрастающего поколения установок грамотного финансового поведения,ознакомления с актуальными финансовыми продуктами и услугами.Уроки очень нравятся ученикам тем,что идёт общение ,а не просто передача информации.Всё объясняется очень простым понятным языком для ребят.Учащиеся с нетерпением ждут каждый урок.Сессия продлится до 18 декабря.
-
“ТАССР га 100 ел” темасына класс сәгате 02.10.2019

Бүген безнең мәктәптә “ТАССР га 100 ел” дигән темага класс сәгате үткәрелде.Укучылар Республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән таныштылар. Элекке фотоларны карап, төрле елларда эшләгән җитәкчеләр , аларның эшләгән эшләренә бәя бирелде. ” Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”- ди татар халкы. Безнең үзебезнең тарихны белергә, өйрәнергә тиеш.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2019

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле өлкәннәребезне котлаулар, бүләкләүләр белән искә алалар. Кадерле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
25 сентября- день рождения знаменитого актера, кинорежиссера Сергея Бондарчука. 25.09.2019

25 сентября- день рождения знаменитого актера, кинорежиссера Сергея Бондарчука. Он известен любителям кино своими ролями в кинофильмах "Судьба человека", " Они сражались за Родину", "Тихий Дон" и др. На проведенном мероприятии учащиеся 5 класса ознакомились с жизнью и творчеством Бондарчука.
-
Мәктәп тәҗрибә участогында 24.09.2019

Быел мэктэптэ яшелчэ унышы яхшы булды. Буген 5, 8 класс укучылары кызыл чогендер унышын жыеп алдылар. Укучылар бик тырышып, чын кунелдэн эшлэделэр. Узен устергэн яшелчэ, жилэк-жимеш кадерле хэм тэмле була ул.
-
"Кросс - Татарстана 2019" 23.09.2019

21 нче сентябрь конне Арча муниципаль районында "Кросс Татарстана 2019" булып узды. Мәктәбебез директоры Хәйсәр Равилович 2 урынга, ә физкультура укытучыбыз Айрат Габдельнурович 3 нче урынга лаек булды. Мәктәбебез укучылары актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз,молодцы!


















