МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Юлларда имин йөрик. 15.11.2019

Бүген 1-9 класс укучылары белән "Юлларда имин йөрик!" темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, аларның юл билгеләрен аера белүләрен тикшерү, яктылык кайтаргыч элементлар булуның мөһимлеген,кирәклеген аңлату, инструктаж үткәрү. Укучыларның киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар барлыгы да тикшерелде.
-
" Күренеп тор!" 15.11.2019

15 нче ноябрь көнне, 6 нчы класста “ Күренеп тор!” исеме астында яктылык кайтарткыч элементлар турында тәрбия сәгате үткәрелде. Балаларга яктылыкны кире кайтарткыч элементларның төрләре, куллану кирәклеге турында кабат исләренә төшерелде. Иртә караңгы төшү сәбәпле, фликерларның мәктәп сумкаларына гына түгел, ә нәкъ менә киемгә дә беркетелергә тиешлеге аңлатылды. Тәрбия сәгатендә укучыларга кием өчен, махсус фликерлар өләшенде.
-
14.11.2019

Тиздән әниләр көне җитә. Технология дәресләрендә югары класс укучылары белән әниләргә бүләккә шундый такталар ясалды. Анда рәсемнәр төшереп буядык. Укучылар бик кызыксынып эшләделәр. Әниләргә кирәкле һәм истәлекле бүләкләр булачак.
-
13.11.2019

Быел икенче тапкыр ЮИД отрядлары арасында иҗади бәйге уздырыла. Безнең мәктәпнең "Дуслык юлы" исемендәге ЮИД командасы да бәйгегә әзерлекне башлап җибәрде. Команда 6,7,8 класс укучыларыннан тупланды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр һәм башкаларга да җиткерергә телиләр.
-
Мониторинговое исследование 12.11.2019

Сегодня провели мониторинговое исследование по английскому языку в 8 классе.
-
Тәнәфесләрдә шуклык нәрсәгә китерә ала? 12.11.2019

Бүген Иске Кырлай мәктәбенең 7-9 сыйныф укучыларына "Тәнәфесләрдә шуклык нәрсәгә китерә" исеме астында тәрбия сәгате үтте.Дәрестә укучыларга вак-төяк шуклыкларның аяныч хәлләргә китерергә мөмкинлеге искәртелде.Тормыштан алынган күп мисаллар китерелде.
-
"Шалость или проступок?" 11.11.2019

В 7 классе был проведён классный час "Шалость или проступок?". Целью урока являлось донести до учащихся, что злонамеренный поступок или неудачная шалость могут привести к отрицательным последствиям.Ребята проанализировали разные ситуации из жизни,сделали выводы: что дети всегда должны помнить о последствиях шалости или поступка. Если не будешь по отношению к другим их творить, то и люди тебе будут отплачивать доброй монетой. Любой поступок предполагает такой же ответ. Будем уважать друг друга, и отвечать за свои поступки, прежде всего перед собой, и все будет хорошо.
В жизни по-разному можно жить. А можно и так: на рассвете встать
В горе можно и в радости. И, не помышляя о чуде,
Вовремя есть. Вовремя пить. Рукой обнаженною солнце достать
И вовремя делать гадости. И подарить его людям!
-
«Җәлил укулары» бәйгесенең мәктәп туры 09.11.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.
Әлеге чараны уздыруның максаты булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең, аның көрәштәшләренең һәм язучы-фронтовикларның иҗади мирасын популярлаштыру, аларның иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора. Шуңа күрә бүген безнең мәктәптә «Җәлил укулары» бәйгесенең мәктәп туры үткәрелде. Укучыларыбыз язучының шигырьләрен яттан сөйләүдә бик актив булдылар. Милләтебез өчен кирәкле булган бу чарада катнашу яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә һәм талантларны ачыклауда уңышларыбызны тагын да арттырачак.
-
Сак булыгыз: грипп! 08.11.2019

Бүген 9 класста “ Сак булыгыз: грипп!” дигән исем астында класс әгате үткәрелде. Укучылар гриппка каршы профилактик чаралар белән файдалы киңәшләрне дә искә төшерделәр. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы гриппка каршы вакцина ясату дип искәртә. Шулай ук грипп чорында маска кияргә, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәскә, кулны сабын белән ешрак юарга,бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтергә кирәк. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур. Барыбыз да сәламәт булыйк.
-
Всероссийский заповедный урок " Открываем Антарктику вместе" 07.11.2019

Сегодня в нашей школе был проведен Всероссийский Заповедный урок к 200 - летию открытия Антарктиды российскими мореплавателями Ф.Беллинсгаузеном и М.Лазаревым. Учащиеся в игровой форме узнали, чем особенна природа Антарктики, что скрывает озеро Восток, как Южный океан определяет здоровье всей планеты и многое другое.


















