МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
15.01.2020

Технология дәресләрендә укучылар төрле материаллар белэн эшлиләр. Матур-матур картиналар, эшлэнмэлэр тудыралар. 8 класс укучысы Файзрахманова Азалиянең лента белэн чигелгән картинасы бигрәк тә матур.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 14.01.2020

Кышкы каникуллар вакытында район беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәптән физик культура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович җитәкчелегендә кызлар һәм егетләр командасы катнашты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Противопожарная безопасность 13.01.2020

В школе стартовала Всероссийская добровольная интернет акция «Противопожарная безопасность». Целью данной акции является повышение знаний правил пожарной безопасности. В классах были проведены классные часы,викторины на данную тему. Ребятам предложено зарегистрироваться на официальном ресурсе мероприятия https://противопожарнаябезопасность.рф. и принять участие в различных конкурсах (рисунок, эссе, поделка и т.д.)
-
Түгәрәкләр гөрли!
11.01.2020
Кышкы каникуллар тәмамлану белән, мәктәпләрдә укулар башланып китте. Укучылар үзләре сайлаган юнәлешләрдә дәрестән тыш эшчәнлек түгәрәкләрендә шөгыльләрен дә дәвам иттеләр. Арча балалар сәнгать мәктәбенең МБГБУ" Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе " базасында оешкан түгәрәкләрендә укучылар декоратив - гамәли сәнгать, синтезатор түгәрәкләренә дә бик теләп йөриләр. "Оста куллар" сәйлән түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар "Язгы чәчәкләр" күргәзмәсенә ныклап әзерләнәләр.
-
Хәерле сәгатьтә! 10.01.2020

Кышкы каникулларны исән - имин генә үткәреп, яңадан якты, җылы классларыбызга җыелдык. Яңа чиректә укучылар җиң сызганып, тырышып укырга керештеләр. Укучыларыбызга укуларында, укытучыларыбызга авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булсын.
-
КЫШКЫ КАНИКУЛЛАРНЫ ИСӘН - ИМИН ҮТКӘРИК! 27.12.2019

Бүген - 2 чирекнең соңгы уку көне. 28 нче декабрьдән 9 нчы январьга чаклы укучыларны кышкы каникуллар көтә. Каникуллар вакыты - уку дәверенең иң күңелле чоры. Буш вакыт һәм ял чорында бәла - казалар, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын дисәң, игътибарлы булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Инде уку атнасы башында ук укучылар һәм ата - аналар өчен памятка - инструктажлар бирелүгә карамастан, соңгы уку көнендә тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләре, терроризм очракларын булдырмый калу, елга - сулыклар янында үз - үзеңне тоту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, электр, газ приборлары белән сак эш итү,таныш түгел кешеләр янында үз - үзеңне тоту, Татарстан Республикасының 71 нче номерлы Законы тагын бер аңлатылды. Яңа ел каникуллары чорында, бигрәк тә, пиротехника белән уйнамаска тәкъдим ителде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп, төгәл үтәгәндә генә бәла - казалар, күңелсез хәлләр килеп чыкмасына ышанып була. Каникул чорында эш планы буенча оештырыласы чараларда актив катнашырга чакырып калабыз.Бәйрәмнәрне исән - имин үткәреп, ял итеп, яңа чиреккә күп көч туплап килергә насыйп булсын!
-
Яңа ел — һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. 26.12.2019

Бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка — Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары инде Җир шарының башка илләренә тарала.Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә, кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.
Без бүген мәктәбебездә бик күңелле чыршы бәйрәме уткәрдек. Балалар рәхәтләнеп чыршы тирәли әйләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Лоторея уеннарында катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызыннан котлаулар кабул иттеләр. Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Әйдә, дуслар, бергә җимнәр салыйк кошларга 25.12.2019

Кыш көне көннәр салкын,кояш бик еракта яктыра,җирне аз җылыта.Еш кына буран була,салкын җил исә.Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен,шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Без ,башлангыч класс укучылары белән: “Кыш көне нинди кошлар бездә кала?”, “ Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?”, “Кешеләр кошларга салкын кышны үткәрергә ничек булышалар? темалары буенча әнгәмәләр үткәрдек; “Кошлар җимлеккә килгән”, “Нинди кош очып килде?” рәсемнәрне карадык; җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләштек.
Безнең балалар әти-әниләре белән җимлек ясап кына калмадылар,алар һәр көн кошларга азык та салып торалар.Без балалар белән кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз һәм һәр вакыт шундый кагыйдә кабатлыйбыз: әгәр кошларны күзәтәсең килсә,үзеңне тыныч тот, кычкырып сөйләшмә, якын килмә.
-
24.12.2019

Укучыларыбыз җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив катнашалар. Бүген мәктәбебездә макулатура җыю оештырылды. Һәр класс бу бурычны намус белән үтәде.
-
"Бәхет биргән туган җирем" 23.12.2019

20 нче декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, РСФСРның атказанган укытучысы , Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның төбәкара "Бәхет биргән туган җирем" фәнни - гамәли конференциясе булып узды. Мәктәбебезның укытучылары ( Гилязиева Г.Р. һәм Шәрәфиева Г.З.) Татарстан Республикасы , Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр. Молодцы!


















