МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Апрель ае - Тукай ае. 18.04.2020

Апрель ае - Тукай ае. Бу традициягә тугры калып, безнең мәктәп укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алуны, иҗатын тирәнтен өйрәнүне дәвам итәләр. Укучылар читтән торып белем алу белән беррәттән # Без Тукайны укыйбыз# әдәби марафонында актив катнашалар. Мәктәп буенча барлык класс укучылары да үзләре яраткан шигырьләрне сайлап, чыгыш ясадылар.
-
" Дистанцион уку шартларында күзләрне ничек сакларга?" 17.04.2020

Уку - укыту процессы онлайн режимга күчерелүгә карамастан, класс коллективы белән башкарылучы тәрбия чаралары да дәвам итә. Укучылар белән атнага бер класс җыелышлары үткәрелә. Әлеге җылышлар вакытында укучылар белән агымдагы мәсьәләләр, проблемалар булу- булмау буенча әңгәмә оештырыла. Әти - әниләр дә әлеге класс сәгатьләрендә актив катнаша. 6 нчы класс укучылары белән көндәлек сораулар буенча фикер алышканнан соң," Дистанцион уку шартларында күзләрне ничек сакларга?" темасы астында тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга компьютер артында өзлексез тоташтан утырырга ярамавы , тәнәфесләрдә экранга төбәлеп утырмыйча, торып йөреп килергә кирәклеге әйтелде. Күз өчен әһәмиятле булган гимнастика күнегүләре күрсәтелде һәм һәрдаим эшләргә тәкъдим ителде.
-
Имтиханнарга әзерлек 16.04.2020

Дистанцион рәвештәукытуга карамастан, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек дәвам итә. Укучылар "Решу ОГЭ", ФИПИ ның имтиханнарга әзерлек сайтларында тестлар эшләп, дистанцион консультацияләрдә тулы көчкә эшлиләр. Имтиханнар уңышлы тапшырылыр дип ышанабыз.
-
"Дома оставайся. ПДД занимайся" 16.04.2020

ГБУ БДД по Арскому району совместно с ГИБДД и МУ "Управление образования проводят акцию "Дома оставайся. ПДД занимайся" Юные инспектора нашей школы присоединились к этой акции.
-
"Без -Тукайлы халык"
15.04.2020
Бүген 9 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Хисматуллина Венера Бариевна белән татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны искә алдылар. "Без- Тукайлы халык" исемле видео конференциядә укучылар Гаяз Исхакыйның "Тукай мәктәптә" мәкаләсе белән таныштылар, аның Тукаебызга карата мөнәсәбәтен күрделәр. Г.Исхакыйның "Тукай... безнең белән бергә, безнең мәдәниятебез, әдәбиятыбыз белән бергә барарга тиештер" фикерен куәтләделәр. Тукай шигырьләрен укыдылар. Әйе, без Тукайлы халык! Ул һәремнең күңел түрендә сакланырга тиеш! Ул - безнең Тукаебыз!
-
"Галәм офыклары" 14.04.2020

Космонавтика көненә багышланган , галәм темасына рәсем конкурсы . Укучыларга үз хыялларын, үз галәмнәрен һәмгаләм офыкларын ясарга тәкъдим ителгән иде. Балалар кулы белән ясалганрәсемнәрдә йолдызлар, җиһан иңләүче кораблар һәм аларны иярләүче батырлар тасвирланган.
-
Бакча эшләре 13.04.2020

Мәктәп яны тәҗрибә участогына утырту өчен үсентеләрне өйдә әзерлибез. Бакчаларда гөрләтеп эшләргә насыйп булсын.
-
Ата-аналар җыелышы 11.04.2020

Бүген класс җитәкчеләре ата-аналар белән онлайн җыелыш үткәрделәр,ата-аналар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
"Гагаринский урок" 10.04.2020

Сегодня в школе были проведены классные часы "Космос - это мы", посвященные Международному дню космонавтики. Смотрели видеофильм "Он видел Землю глазами Бога!". Мы не должны забывать про первый полет, про первый выход в открытый космос. Это настоящие герои - космонавты!
-
Дистанционное обучение 08.04.2020

В нашей школе тоже началось дистанционное обучение. Учителя используя разные платформы дают детям хорошее образование, а дети стараются прилежно учиться.


















