МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Халык хәтере - мәңгелек! 22.02.2020

Хәрби - патриотик айлык кысаларында, укучылар белән берлектә, туган төбәктән чыккан батырлар, хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклау буенча эзлзнү эшләре дәвам итә. 6-9 класс укучылары төркемнәргә бүленеп, Иске Кырлай, Әзәк, Өтнә, Александровка авылларыннан сугыш кырларына озатылганнарның исемнәрен, язмышларын ачыклау буенча эш алып баралар.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2020

Озакламый февраль аеның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе- Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Мәктәбебездә хәрби-патриотик план буенча эш даими алып барыла. Бүген 1-4 класс егетләре катнашында "Ягез әле,егетләр!" уены үткәрелде. Егетләребез тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә сыналып төрле уеннарда катнаштылар. Кызлар аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар. Муса Җәлил "Бер үгет" шигыре белән кешелеклелек,ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Без дә үзебез тәрбияләгән балалар намус белән, тугрылык беләр яшәрләр һәм хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.
-
Туган тел көне 20.02.2020

Буген мәктәбебездә "21 февраль - Халыкара Туган тел көне" уңаеннан "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде. Укучылар бик актив булдылар,һәр өлеш аларда зур кызыксыну уятты. Туган телебезне сакларга, якларга кирәклеге аңлатылды.
-
"Мин яратам сине,Татарстан!" бәйгесе 19.02.2020

ТР Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" 21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Мин яратам сине,Татарстан!" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрде.Бәйгедә 7нче класс укучысы Сафиуллина Әдилә 3 нче урынга лаек булды (җитәкче - Хисматуллина В.Б.).Киләчәктә дә укучыларга иҗади уңышлар телибез.
-
Күңел җылысы белән... 18.02.2020

Тиздән илебездә зур бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне җитә. Һәр бала ул бәйрәм белән котлар өчен ел саен әтиләренә, абыйларына күңел җылысы салынган, үз куллары белән тырышып ясаган бүләк әзерли. Әлбәттә инде, укытучылар ярдәме белән эшләнә торган эш бу. Бүген башлангыч класс укучыларының бүләкләре әзер булды, алар якыннарын котлый ала.
-
«Персональные помощники» 17.02.2020

На той неделе во всех классах МБОУ "Старокырлайская ООШ" успешно прошли Уроки Цифры по теме «Персональные помощники» в рамках всероссийской образовательной акции. Теперь ребята знают, по каким принципам работают голосовые и персональные помощники, и как именно они облегчают нам жизнь.
-
Чаңгы ярышы 15.02.2020

Бүген Арча стадионында Гарафиев Фәнил Кәнәфи улы исеменә чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта мәктәбебезнең физкультура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович җитәкчелегендәге команда да катнашты. Чаңгычы кызларыбыз һәм егетләребез эстафетадан финишка беренче булып килделәр. Молодцы ! Без сезне котлыйбыз. Тагын сездән шундый җиңүләр көтеп калабыз.
-
Профсоюз чаңгы ярышы 14.02.2020

Бүген башлангыч профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә укытучылар әлеге ярышта бик теләп үз көчләрен сынадылар. Эстафета буенча Гилязиев Х.Р., Ситдиков А.Г., Ахметзянова Г.Х., Хасанова Л.М. катнашында командабыз 2 нче урын яулады. Чаңгычы укытучыларыбызны котлыйбыз, аларга эшләрендә уңышлар телибез!!!!
-
ПАРЛАМЕНТСКИЙ УРОК - 2020 13.02.2020

Бүген, 13 нче февраль көнне, мәктәбебездә ТАССРның 100 еллыгына,, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" исеме астында Парламент дәресе уздырылды. Мәктәбебез директоры Гыйләҗиев Хәйсәр Равил улы укучыларга ТАССР төзелү тарихы, Татарстанның батыр кызлары һәм улларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Традицияләрне саклап, Законнарны хөрмәт итеп кенә ныклы, ышанычлы киләчәк төзеп булуын аңлатты.
-
Итоговое собеседование по русскому языку 12.02.2020

Сегодня девятиклассники всей страны проходили итоговое собеседование по русскому языку. По его результатам школьников допустят к сдаче основного государственного экзамена. Наши ребята отлично справились с заданиями. Молодцы!


















