• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Татарча көрәш...

Опубликовано: 16.01.2015

Татарча көрәш ... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә районыбызда бик зур әһәмият бирелә.
    16 нчы гыйнвар көнне бертөркем 11-13 яшьлек малайлар Яңа Кенәр урта мәктәбенә район җитәкчебез Нуриев И.Г. призына уздырылган татарча көрәш бәйгесендә көч сынашу бәхетенә ирештеләр. Яшь булсалар да, спортның бу төре белән 2-3 ай элек кенә шөгыльләнә башлауларына карамастан, матур көрәш алымнарын шактый үзләштереп тә өлгергәннәр. Менә ул көчлеләр: Әхмәтсафин Надир (6 нчы класс) - I урын, Гиззатуллин Илмир (5 нче класс) - II урын, Рамазанов Зөлфәт (5 нче класс) - III урын, Рамазанов Илнур (7 нче класс) - II урын. Җиңүчеләребез Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар. Молодцы! Афәрин!
    Ә бит нинди өметле көрәшчеләребез үсеп килә икән! Шушы сәләтләрен күреп, безнең мәктәптә татарча көрәш түгәрәген оештырган җитәкчебез Сәләхов Ш.И. улына чиксез рәхмәтлебез. Ә түгәрәк җитәкчесе югары категорияле физкультура укытучысы, күп тапкырлар көрәштә югары урыннарны яулаган тренер Набиуллин Р.Р. улының районга гына түгел, республикага чемпионнар әзерләвенә шигебез юк.
     Бу ярыш күпме малайларның күңелен кузгатып, аларда яңа җиңүләргә омтылыш уятты. Алда да зур җиңүләр көтеп калабыз.


К списку новостей