Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Нинди һөнәр яхшырак? 18.11.2015 Мәктәбебездә 9 нчы сыйныф кучылары белән "Һөнәр сайлау - җаваплы эш" дигән темага класс сәгате үтте. Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру, гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балачакны ташлап китәр чаклар Сизелми дә үтеп китәчәк. Балачаклар инде кире кайтмас: Алда юллар сезне көтәчәк. Алда юллар – кайсын сайларга? Мең төрле уй баштан үтәчәк. Дөрес һөнәр сайлаганда гына Көтәр сезне матур киләчәк. Хәзердән үк укучылар алдында “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора, һәм кайберләрег 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын. Һөнәрләр күп: кем булсаң да Игенчеме, эшчеме? Тик онытма бер нәрсәне: Хезмәт бизи кешене.

-
Урок толерантности. 17.11.2015

Толерантность – это термин означает терпимость, которую человек выражает по отношению к поведению другого человека, его образу жизни, вере, ценностям, идеям. Толерантность призывает спокойно воспринимать любое действие, несовпадающее с нашими правилами, идеями и верой. Её можно сравнить с милосердием и снисхождением, так как некоторые составляющие этих терминов соприкасаются и имеют одно значение.В последнее время мир изменился, понимания его стали более многогранными, разноплановыми. Сегодня в школе был проведен "Урок толерантности". Целью урока было - формирование у школьников позитивной гражданской идентичности, активной социальной позиции и установок взаимопонимания. В рамках урока дети познакомились с культурным наследием народов, осознали сходство основных систем ценностей и представлений у разных этносов и культур. Урок был интересный и позитивный.
-
Сабырсызның эше тамырсыз! 16.11.2015

Бүген Халыкара сабырлык көне. Шул уңайдан 7 нче сыйныфта "Сабырсызның эше тамырсыз" - дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар - нәрсә соң ул сабырлык? Нинди кешене сабыр диләр? Ә нәрсә ул түземсезлек? - дигән сорауларга җаваплар эзләделәр, сабырлык турында мәкаль-әйтемнәр әйтештеләр. Сыйныф чарасына йомгак ясап , сабырлыкка ия булу өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясалды :
1. Үз-үзең белән идарә итәргә өйрән, фикереңне тыныч итеп әйт.
2. Кычкырма, кешеләрнең кәефен җибәрмә.
3. Һәрвакыт ярдәмчел бул.
4. Иптәшләрең белән әйбәт итеп сөйләш, кешегә кушаматлар такма, “тылсымлы” сүзләр әйтергә онытма, ягымлы бул.
5. Әләкче булма. Әгәр дә иптәшең нинди дә булса ярамаган эш эшли икән, бу турыда башта аның белән сөйләш, дустыңны начар эш эшләүдән тый.
6. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара алуың белән масайма. Иптәшләреңне дә яхшы булырга өйрәт.
7. Киң күңелле бул.
-
Физкультура дәресендә. 14.11.2015

-
Всероссийский фотоконкурс"Осенний лес" 13.11.2015

Ученик 2 ого класса филиала МБОУ "Верхнемасринская НОШ" Хуснутдинов Ислам участвовал вo Всероссийском фотоконкурсе "Осенний лес" и получил диплом победителя. Наставник Хуснутдинова Г.Р.
-
Олимпиадага әзерлек дәвам итә. 12.11.2015

Олимпиадаларның район туры башланып китте. Укучыларыбыз рус теле һәм рус әдәбиятыннан уздырылган олимпиадалар да булып кайттылар. Хәзерге вакытта укучылар, укытучылар башка предметлардан да олимпиадаларга әзерләнәләр. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ата - аналар җыелышы. 11.11.2015

Бүген 11 нче ноябрь көнне мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. Җыелыш "Әнкәй - җирдә иң зур кеше"- дигән кичә белән башланып китте, укучылар әниләрен котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Көннең 2 нче тәртибе - мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Чулпан Хайдаровна I чирек нәтиҗәләре, яңалыклар белән таныштырып китте.3 нче көн тәртибе башлангыч сыйныф укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансуровна ФГОС, ФГОС буенча укучыларның белемнәрен бәяләү, укучылар белергә тиешле норма, дәрес әзерләүгә бирелгән вакыт һәм башкалар турында доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук бердәй укучыларны ашату менюсы турында сүз алып барылды, әти- әниләрнең фикерләре тыңланылды.
-
Педагогик киңәшмә. 10.11.2015 Бүген 10 нчы ноябрь көнне мәктәбебез укытучылары педагогоик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне директорыбыз Нүрзилә Бариевна башлап җибәрде һәм көн тәртибе белән таныштырып үтте:

1нче көн тәртибе - 2015-2016 нчы уку елының I чирек нәтиҗәләре; 2 нче көн тәртибе - 1, 5 нче сыйныфларда адаптация чоры; 3 нче көн тәртибе - Департамент тикшерүенә әзерлек эше; 4 нче көн тәртибе төрлеләр. Класс җитәкчеләренең отчеты тыңланылды, I чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Тикшерүгә әзерлек эше, эш программалары, методик ярдәмлекләр, билгеләр куелышы, контроль эшләрнең үтәлеше турында сүз алып барылды. -
Иртәнге зарядка. 09.11.2015 Каникулда яңа көчләр туплап укучыларыбыз кабат мәктәпкә җыелдылар. Көн иртәнге зарядкадан башланып китте. Сыйныфташлары белән каникулларны ничек үткәрүләре турында сөйләшеп, гапләшеп алгач, спортзалга иртәнге гимнастикага җыелдылар. Кулларны, аякларны бер яздырып алгач, күтәренке рухта укучылар дәресләргә таралдылар. Шулай итеп яңа көчләр туплап, җиң сызганып укуга керештек.

-
Тимурчылык эше дәвам итә. 07.11.2015

Укучыларыбыз каникул вакытында да тик ятмадылар. Өлкәннәрнең күңелләрен күреп, аларга йорт эшләрендә булышып кайттылар. Кызларыбыз Фирая апаның өендә булдылар. Җылы сүзләре, яхшы эшләре белән ялгыз гына яшәүче апаның күңелен күрделәр, саф чишмә суы алып кайтып чәй куеп эчерттеләр, табак- савытларын, идәннәрен юдылар, тәрәзәләрен чистарттылар, гөлләргә су сиптеләр. Олы кешенең күршесе бусагасын атлап керсә дә күңеле була, шундый кешеләребезне, безнең ярдәмгә мохтаҗ булган әби - бабаларыбызны онытмасак икән, булдыра алганча аларга гел ярдәм итеп торсак иде!
















