МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Успехов в учебе 08.11.2021

Снова в школу!
Здравствуй, осень золотая!
Школа, солнцем залитая!
Наш просторный, светлый класс,
Ты опять встречаешь нас.
Удачи всем !!!
-
Көзге бал 28.10.2021

Көз. Хәзер табигатькә ул хуҗа! Тылсымлы сулышы белән бер генә өреп җибәрәдә бөтен дөньяны танымаслык итеп үзгәртә. Агачларга гына карагыз сез. Яфраклар, алтын сары, кызыл- чия төсләргә кереп, моңсу гына җиргә коела. Җир өсте әкияттәге кебек әллә нинди сихри палас белән капланган.Шулай да, көзнең үз яме бар: яшелчәләр өлгерә, җиләк-җимеш пешә, уңышлар җыела. Көзнең яме - муллык белән.
Әйе, менә без дә бүген һәр кем өчен шатлыклы булган бәйрәмнәрнең берсе, уңыш бәйрәменә җыелдык. Ул һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган бәйрәм. Укучылар командаларга бүленеп, төрле конкурсларда катнаштылар. Бу бәйгедә бигрәк тә башлангыч сыйныфлар һәм 5 класс укучылары актив булдылар. Конкурска нәтиҗә ясаганнан сон, һәр класска "көз күчтәнәче" өләштеләр.
-
" Ак чәчәк" акциясе 27.10.2021

Башлангыч класс укучылары " Ак чәчәк" акциясендә катнаштылар.
-
Школьные олимпиады 25.10.2021

Продолжаются школьные олимпиады по предметам. Олимпиада предоставляет возможность проверить уровень знаний учеников по основным школьным предметам, а также способствует развитию творческого потенциала учащихся.
Школьная олимпиада – это хорошая возможность самостоятельно проверить свои ЗНАНИЯ! Удачи всем!!!
-
Наркотиклар- сәламәтлек дошманы 23.10.2021

Укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан 9 класста
“Наркотиклар-сәламәтлек дошманы” темасы астында класс сәгате үткәрелде..
-
Күпмилләтле Татарстан 22.10.2021

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 8 сыйныфта “Күпмилләтле Татарстан ” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Республикабыз халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр. Һәр милләт үзенең гореф-гадәте, бәйрәмнәре милли ашлары, киемнәре белән үзенчәлекле. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Төрле милләт халыкларының бәйрәм һәм йолаларын өйрәнүне дәвам итеп, укучылар мари һәм мордва халыкларының милли киемнәре,бәйрәмнәре милли ашлары белән таныштылар.
-
Соревнования по стрельбе и дартсу 21.10.2021

В рамках спартакиады среди первичных профсоюзных организаций учреждений образования Арского муниципального района 21 октября на базе Арской гимназии №5 состоялись соревнования по стрельбе и дартсу. Всего приняли участие 162 человека из 48 первичек. Из нашей школы участвовали Фатхуллин Р.Н.( стрельба),Файзрахманов Р.Р.(дартс), Шангараева Л.Р(стрельба) и Гарипова Ф.Ф.( дартс).
-
Тарих эзләре буйлап 20.10.2021

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да,үз эченә ул меңнәрчә- миллионнарча елларны, күпме гасырларны сыйдырган. Гомер итү башланганнан бирле бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган.Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, ләкин тарих битләрен актарганда байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә. Балаларда Туган илгә карата патриотик хисләр тәрбияләү, хөрмәт уяту, горурлык хисләре тудыру, аның белән кызыксыну теләген арттыру, Татарстан шәһәрләренең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе уяту, укучыларда халкыбызның туган җиренә, теленә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү максатыннан 7 класста тәрбия сәгате үткәрелде.
Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Укучылар Болгар шәһәренең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сойләделәр. Болгар турында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы чыгарган журнал белән таныштылар.
-
Без театр уйныйбыз 18.10.2021

Безнең мәктәптә балаларның сәләтләрен үстерү өчен төрле юнәлештә чаралар оештырыла. Ел дәвамында балаларның физик мөмкинлекләрен ачу, сөйләм телен, музыкаль сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барыла. Бу юнәлешләрнең берсе – театр.Һәр ел саен укучыларыбыз белән спектакль әзерлибез. “Тылсымлы дөнья” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар район күләмендә үткәрелгән конкурста катнаштылар. Бу уку елында да репетицияләр тулы өченә башланды инде. Балаларда сәхнәгә мәхәббәт елдан-ел арта баруы сизелеп тора. Кем белә бит, киләчәктә бәлки бу балаларны зур сәхнәләрдә күрә алырбыз
-
Коронавирустан сакланыйк! 13.10.2021

2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.
КОРОНАВИРУС – кеше һәм хайваннарда сулыш алу әгъзаларын зарарлаучы вирус (атипик үпкә ялкынсынуы (SARS-CoV).
Профилактик чаралар турында 9 класс укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрелде.






