МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Фотоконкурс "Зимушка-зима" 17.01.2022

1-3 класс укучылары : "Зимняя улыбка" .
-
3 чирекне башлыйбыз. 12.01.2022

Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте. Инде хәзер тырышып укырга да укырга. Башлыйбыз !
-
Кышкы уеннар 06.01.2022

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт! Кышкы каникул көннәре бик файдалы үтә.
-
Балалар өчен чыршы бәйрәме 05.01.2022

Күңел ачулар дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныфлар өчен мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм оештырдылар.
-
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы 31.12.2021

2021 ел- Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге " елы. Шул уңайдан яңалыкларның сылтамасы: https://edu.tatar.ru/arsk/s-ashyt/sch/page4468786.htm
-
Яңа ел белән! 31.12.2021

Кадерле дуслар! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Куллардан гөлләр тама. 30.12.2021

Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүче кешеләр турында әнә шулай диләр. Нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып торганга, уңган-булганга шулай диләр андыйлар турында...Мәктәбебез укучылары нәкъ менә шундыйлар рәтендә. Әнә нинди матур эшләнмәләр җыелды яна елны көткәндә. Уңышлар алып кил, Яңа ел!
-
Акция "Новогодние окна" 29.12.2021

2-4 класс укучылары сыйныф тәрәзәләрен менә шундый матур сурәтләр белән бизәделәр.
-
Хуш киләсең , Яңа ел! 28.12.2021

Бүген мәктәбебездә " Хуш киләсең, Яңа ел!" дип аталган бәйрәм үткәрелде. Укучылар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр: рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар.
-
Г.Әпсәләмов иҗаты 27.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясап, 9 нчы класста Г.Әпсәләмов иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде. Г. Әпсәләмов татар әдәбиятыбызга күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип. Иҗатын күренекле галимнәр, тел белгечләре, журналистлар, тәнкыйтьчеләр өйрәнеп, мәкаләләр язганнар.Г.Әпсәләмов безгә “Ак чәчәкләрен” бүләк итүче язучы. “Ак чәчәкләр” романы кеше турында кайгыртучанлык,кешелеклелек,гуманизм идеясе белән сугарылган. Г.Әпсәләмовның әдәби иҗатына сугыш зур йогынты ясый, шуңа күрә ул аның төп темасына әйләнә. Бу тема автор әсәрләренең сугыш чорында иҗат ителгән булуы белән дә бәйле. Мәсәлән, “Икенче гомер”, “Абушахман”, “Төньяк балкышы”, “Хәйбулла солдат”, “Зәңгәр иртә”, “Бөркет токымы”, “Үлемнән көчлерәк” һ.б.ш. хикәяләрен атарга мөмкин.






